Татарстанда барлык китапханәләр өчен бердәм китап уку билеты барлыкка киләчәк
Яңа система китап укучылар өчен китапалу һәм кире кайтаруны уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстанда китапларны китапханәгә уңайлы итеп кайтару өчен бердәм китап уку билеты системасын эшләячәкләр. Бу хакта ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.
Хәзер проект офисын төзү тәмамланып килә, ул системаны эшләү белән шөгыльләнәчәк. Ул Милли китапханә составына кергән методик бүлек базасында барлыкка киләчәк.
«Бердәм булырга тиешле куллану кагыйдәләрен туры китерергә кирәк. Шулай ук безгә китаплар китерүне ничек тәэмин итү турында уйларга кирәк булачак.к», — дип уртаклашты ул.
Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылган. Видеоверсияне "Татар-информ"ның YouTube каналында күрергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа