Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Рөстәм Миңнеханов Ураза гаетенә багышланган намазда катнашты

Тантаналы вәгазь һәм намаз Казанның Галиев мәчетендә узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза гаетенә багышланган гыйбадәттә катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды, ул үзенең вәгазе вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгатеннән өзекләр укыды.

"Кызганычка каршы, Рамазан аеның соңгы көннәре Казанда коточкыч җинаять белән тәмамланган, гаепсез балалар һәм мәктәп хезмәткәрләре аның корбаннары булган. Республика мөселманнары, православие динендәгеләр һәм башка дин вәкилләре белән беррәттән, һәлак булучылар турында тирән кайгыралар, Аллаһы Тәгаләдән аларның җаннарын тынычландыру һәм җәрәхәт алганнарның тизрәк терелүе турында дога кылалар», — диде Камил хәзрәт Татарстан Президенты мөрәҗәгатеннән.

Моннан тыш, мөфти балаларга дөрес тәрбия бирүнең мөһимлеге, шулай ук Рамазан ае тәмамланганнан соң да изге гамәлләр кылу кирәклеге турында искә төшерде.

Намаз һәм вәгазь тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов реставрациядән соң «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасын карады. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса