Татарстанда Россиянең иң яхшы зоотехник-селекционерын сайлаячаклар
Татарстанда 7 июньнән 11 июньгә кадәр зоотехниклар, сөт һәм ит терлекчелеге селекционерларының Бөтенроссия конкурсы узачак.
Республикага төбәк этапларында җиңүчеләр – илнең 63 регионыннан вәкилләр киләчәк. Конкурс икенче тапкыр үткәрелә. Беренчесе Түбән Новгород өлкәсендә узды, икенчесен Татарстан территориясендә үткәрергә карар кылынды.
Конкурс зоотехник-селекционерларның һөнәри осталыгын арттыруга юнәлдерелгән, бу авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик мөһим. Селекционерлар эшендә генетика гына түгел, ит һәм сөтнең ни дәрәҗәдә тәмле булачагы да бәйле.
Татарстан республикасыннан Ләйсән Хәмитова («Северный» АХП ҖЧҖ, Арча районы); Регина Андреева (.Вахитов исемендәге оешма-совхоз); Владимир Павлов («А/Ф Рассвет» ҖЧҖ, Кукмара районы); Любовь Ибәтуллина («ОРСИС АГРО» ҖЧҖ, Түбән Кама районы); Илнур Фатыйхов ("Азык-төлек программасы" АПК ҖЧҖ, Мамадыш районы), Альберт Баймәтов ("А/Ф Мартен" ҖЧҖ, Саба районы); Юлия Можарова ("Логос" ҖЧҖ, Балык Бистәсе районы) катнаша.
Конкурста катнашучыларга теоретик һәм практик белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк.
Ярышлар 7-11 июньдә Биектау авылында, Иске Казан, 2а адресы буенча узачак.
ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа