Татарстанда яңа төр льготалы ипотека барлыкка киләчәк
Россиядә ел ахырына кадәр шәхси йортлар төзү өчен яңа ташламалы ипотека булачак.
Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Банкы белән берлектә, 1 декабрьгә кадәр шәхси торак төзелеше объектларын сатып алу яки төзү өчен ташламалы ипотека (ИЖС) эшләргә кушты. Шул ук вакытта индивидуаль торак йортларның типлаштырылган (стандартлаштырылган) проектларын куллану күздә тотыла.
Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина мондый банк продукты кирәк, дип хәбәр итте. Әмма банкларга ипотеканы типлаштырылган проектларга бирү җиңелрәк булачак-бу аларны анализлауга чыгымнарны киметәчәк. РФ Вице-премьеры Марат Хөснуллин Путинга быел проектның төгәл эшләячәген хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа