Беренче сентябрьдән мәктәпләрдә тәрбия буенча эш планнары барлыкка киләчәк
Яңа уку елында мәктәпләрдә тәрбиягә күбрәк игътибар биреләчәк.
1 сентябрьдән тәрбия буенча эш программалары барлыкка киләчәк, элек ул юк иде. Шулай ук 2021-2022 уку елында республиканың барлык мәктәпләрендә дә яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү тулысынча тәмамланачак. Алар инде кабул ителгән һәм 2022 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак. Бу хакта ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа