Зилә Вәлиева: Күзәтүчеләр Дәүләт Думасына көзге сайлауларның гаделлеген гарантияли
Аларның 3 меңен республиканың Иҗтимагый палатасы юллаячак.
Күзәтүчеләр тавыш бирү процедурасын мөмкин кадәр ачык һәм гадел итәчәк. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте, ди "Татар-информ".
Ул билгеләп үткәнчә, Россия парламентына сайлаулар инде хәзер үк югары конкурентлылык белән аерылып тора. Бу күп санлы партияләр катнашуы (Үзәк сайлау комиссиясендә 14 партия теркәлгән ) һәм бер мандатлы округларда партияләрнең киң вәкиллеге белән дә бәйле.
«Республикада күзәтүчеләрнең төгәл саны тавыш бирү башланырга берничә көн кала билгеле булачак. Сайлауларда якынча 18 мең кеше эшләячәк,аларның 3 меңе ТР Иҗтимагый палатасыннан булачак. Күзәтүчеләр тавыш бирү процедурасының ачыклыгын һәм гаделлеген гарантияли», — дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа