Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә
22 нче февральдә Татарстан Республикасында һава шартларының начараюы көтелә: көчле кар, буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начараюы белән, җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда кар көртләре һәм бозлавык.
Катлаулы метеорологик шартларда транспорт чараларын йөртүчеләр хәрәкәтнең рөхсәт ителгән тизлегенә түгел, ә килеп туган шартларда куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә юлга каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгу белән бәйле маневрлардан сакланыгыз. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм куркынычсызлык каешлары эләктерелгән пассажирларны гына йөртергә кирәк. Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр бары тик балалар өчен махсус утыргычлар гына кулланып йөртү мөһим.
Җәяүлеләр бары тик җәяүлеләр кичү юлы буенча һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына йөрергә тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында яки күренмәү шартларында җәяүлеләргә үзләре белән яктылык кайтаручы элементлар булган предметларга ия булырга һәм әлеге предметларны транспорт чаралары белән йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа