15 апрельдән башлап, 30 майга кадәр татарстанлылар киләсе елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен һәм ишегалды территорияләрен билгели алачак
«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проекты кысаларында 15 апрельдән 30 майга кадәр Россиянең барлык субъектларында да төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия тавыш бирүе узачак.
Аның төп бурычы-торак пунктларны яшәү өчен уңайлырак итү генә түгел, ә иң мөһиме – бу процесска халыкны җәлеп итү.
Татарстан Республикасында парклар, скверлар һәм яр буйларын сайлау мөмкинлегеннән тыш, халык «Безнең ишегалды» президент программасы буенча өстенлекле тәртиптә яңартылачак 200 ишегалдын билгели ала. Шулай итеп, иҗтимагый киңлекләр ишегалды территорияләре белән бергә булдырыла һәм яңартыла. Мондый комплекслы якын килү нәтиҗәсендә ишегаллары уңайлы һәм куркынычсыз маршрутлар белән парклар белән тоташтырыла һәм бердәм шәһәр челтәре формалаша.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның язында ТР Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү узды, анда 170 мең татарстанлы катнашты. Алар гамәлдәге паркларны, скверларны, бульварларны һәм яр буйларын булдыру һәм яңарту өчен өстенлекле территорияләрне билгеләделәр, шулай ук «Безнең ишегалды» президент программасы буенча төзекләндерү өчен өстенлекле 200 ишегалдын сайладылар.
Быел республика буенча барлыгы 1200 ишегалды төзекләндереләчәк.
Җәмәгать киңлекләренә килгәндә, быел Татарстанның 49 торак пунктында 67 парк, сквер һәм яр буйлары барлыкка киләчәк. 2021 елгы тавыш бирү нәтиҗәләре май аенда эшкә керешәчәк киңлекләрне сайлауга турыдан-туры йогынты ясавы мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа