Бүген Җәмигъ мәчетенең архитектура концепциясенә конкурс ачылды
Конкурс өч ай узачак.
Конкурс өч ай узачак.
1 апрельдә Җәмигъ мәчетенең архитектура концепциясен эшләүгә халыкара конкурска старт игълан ителде.
"Игелек" Республика фонды башкаручы директоры Илнур Рәхимов "Татар-информ" агентлыгында брифингта әйтүенчә, мәчет кимендә 10 мең кеше сыйдырышлы булачак. "Мәчет лаеклы архитектура һәйкәле булыр дип ышанабыз", - диде ул.
Конкурс жюри составына танылган архитекторлар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, мөселман дин әһелләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары керәчәк.
«Бу вакыт конкурста катнашу өчен җитәрлек дип саныйбыз", - диделәр белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа