"Татмедиа" журналларына һәм газеталарына ташламалы бәядән язылырга мөмкин
"Әлмәт таңнары"на язылырга онытмагыз!
4 апрельдә 2022 елның икенче яртыеллыгына ташламалы язылу декадасы старт ала. Декада чорында "Татмедиа" газета-журналларына язылу 13% ташлама белән башкарыла.
"Татмедиа" укучыларга популяр "Сөембикә", "Идел", "Сәхнә" журналларына, "Казан" шәһәр журналына, "Казанские ведомости" газетасына, "Татарстан" журналына, шулай ук район вакытлы басмаларына язылырга тәкъдим итә."Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын", "Көмеш кыңгырау" татар балалар басмаларына да махсус бәядән язылырга мөмкин.
Газета - журналларга язылу барлык почта бүлекчәләрендә дә рәсмиләштерелә. Шулай ук «Татмедиа» сайтында да язылырга мөмкин.
Ташламалы язылу декадасы 2022 елның 14 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
"Әлмәт таңнары"на ташламалы бәядән язылырга ашыгыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа