Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Бала өчен «Путин түләүләрен» ничек алырга?

Россиядә аз керемле гаиләләр өчен яңа төрле ярдәм чарасы кертелә.

8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен пособиегә 1 майдан документлар тапшырырга мөмкин. Октябрьгә кадәр гариза язарга була. 5-10 мең тирәсе акчалата ярдәм апрель аен да кертеп исәпләнәчәк. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы гаризаларны алданрак та – апрель аенда ук тапшырырга мөмкин булуы турында белдергән иде. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталын кулланырга була. Татарстанда май бәйрәмнәрендә документларны кабул итү өчен махсус эш сәгатьләре булдырыла.

Гаризаны 10 эш көне дәвамында караячаклар. Аерым очракларда ул озайтылырга да мөмкин. Әгәр гаризаны карау вакыты озайтылса, гаиләгә бу турыда хәбәр ителәчәк.

 

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен «Путин түләүләре»нең күләме гаиләнең бер айга күпме керем алып яшәвенә бәйле. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин пособиене исәпләү формуласын аңлатты.

«Республикада бала өчен яшәү минимумының күләме –  10 433 сум. Айлык түләүнең база күләме Татарстанда балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 процентын – 5 216 сумны тәшкил итә. Бала өчен яшәү минимумының 50 проценты күләмендәге ай саен бирелә торган түләү билгеләнгән вакытта, гаиләдә җан башына туры килгән керем күләме уртача яшәү минимумыннан кимрәк булса, ай саен түләнә торган акча яшәү минимумының 75 проценты күләмендә – 7 824 сум итеп билгеләнә», – диде ул.

Яшәү минимумы күләменең 75 проценты хәтле айлык түләү билгеләнгән вакытта, гаиләдә җан башына туры килгән уртача керем республика күләмендә җан башына исәпләнгән яшәү минимумыннан кимрәк булса, түләү күләме 10 433 сумны тәшкил итәчәк. Ягъни, бу очракта бала өчен яшәү минимумы күләменең 100 проценты түләнә. Түләү билгеләнгән вакытта шулай ук милекне бәяләү дә исәпкә алына.

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр аларның мохтаҗлыгын комплекслы бәяләү нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнәчәк. Гаиләнең керемнәре, мөлкәте, ата-ананың хезмәт хакы яки, объектив сәбәпләр аркасында, керемнәренең булуы яки булмавы исәпкә алыначак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса