Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Медицина хезмәтләре һәм дарулар өчен салым тотылган акчаларны ничек алырга?

Эшләүче һәр Россия кешесенең түләүле дәваланып, дарулар сатып алган очракта, медицина хезмәтләре һәм даруларга салым тотып калынган акчаны алу мөмкинлеге бар.

Медицина хезмәтләренә чыгымнар буенча салым түләвенең максималь күләме-120 мең сум, гражданинга әлеге сумманың 13% ы кире кайтарыла.

Шул ук вакытта, дәвалануга киткән чыгымнар буенча тотып калынган акча башка социаль түләүләр белән суммалаша һәм 120 мең сум бер ел эчендә гариза бирергә мөмкин булган барлык социаль салым тотып калынган акчалар өчен максималь сумма була.

Медицина хезмәтләре һәм даруларга чыгымнар буенча салым тотып калынган акчаны эш бирүчедән яки салым органыннан алырга мөмкин:
- ел дәвамында эш бирүчедән салым тотып калынырга мөмкин. Хезмәткәр бөтен исәп-хисап алганчы НДФЛны тотып калмаячаклар.
- ел азагында салым органына 3-НДФЛ салым декларациясен җибәрергә кирәк.

 Медицина хезмәтләре өчен түләгәндә салым тотып калынуын алу өчен кирәкле документ булып медицина хезмәтләре өчен түләү турындагы белешмәнең оригиналы тора. Түләү турында белешмә - чыгымнарны раслау өчен төп документ. Аны муниципаль, шулай ук медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе булган шәхси медицина оешмаларында да алырга мөмкин. Даруларга түләгәндә салым акчасын алу өчен мәҗбүри документ булып 107-1/у формасындагы рецепт бланкының оригиналы тора.

Әгәр медицина хезмәте яки дару препаратлары салым түләүче тарафыннан ата-аналар яки балалар өчен түләнгән икән, социаль тотып калынган акчаны алу өчен шулай ук туганлык дәрәҗәсен раслаучы документның күчермәсен (мәсәлән, туу турында таныклык) бирергә кирәк.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе контактсыз электрон хезмәттәшлеккә күчәргә чакыра. 

Республика гражданнарына теләсә нинди хезмәт күрсәтүне «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы аша онлайн һәм «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

«Физик затлар өчен шәхси кабинет»ка керү дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында, ЕСИА ярдәмендә кереп була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса