Татарстанлыларны бозлавык һәм буран вакытында иминлек чаралары турында кисәтәләр
Метеорологлар фаразлавынча, якшәмбе кичке яктан (13 ноябрь) дүшәмбе киченә (14 ноябрь) кадәр Татарстанда урыны белән кыска вакытлы буран, тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитүче көчле җил, шулай ук юлларда бозлавык хасил булуы көтелә.
Россия бадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә иминлек чаралары хакында искәртәләр. Көчле буран вакытында аерым очракларда гына бинадан чыгарга рөхсәт ителә, урамда үзең генә йөрү тыела. Чыгып китәр алдыннан кая баруыгыз һәм кайчанрак кире кайтуыгыз турында дусларыгыз яки якыннарыгызга хәбәр итегез.
Ерак юлга чыгарга ниятләгән машина йөртүчеләргә үз автомобильләренең техник торышын тикшерергә, ягулык һәм яхшы антифриз запасын булдырырга кирәк. Машинада насос, трос, баллон ачкычы һәм домкрат, шулай ук авария комплекты (запас аккумулятор, җылы киемнәр һәм әйберләр, көрәк, кул фонаре, аптечка, азык-төлек, балта һ.б.) булуын тикшерегез.
Көчле җил вакытында да өйдән чыкмаска, ишек һәм тәрәзәләрне яхшылап ябарга киңәш ителә. Урамда реклама такталары, вывескалар, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләренә якын килмәгез. Машинагызны зур агачлар янында калдырмагыз.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә машина йөртүчеләргә ерак сәфәргә чыкмаска киңәш итәләр. Җәяүлеләргә дә урамда игътибарлырак булырга: барлык автомобильләрнең дә сезне үткәреп җибәрүенә инангач кына бары тик махсус юл аркылы чыгу урыннары буйлап кына юл аша чыгарга кирәк.
Бәла-каза булган очракта, 112 бердәм номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа