Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Төкле аягың белән!

Яз җитү белән күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайткан кебек, ТКХ тармагындагы капиталь ремонт программасы да кабат гамәлгә аша.

Гадәттәгечә, март аенда капиталь ремонт программасына кергән йортларның исемлеге рәсми бәян ителә, коммунальчылар шактый мәшәкатьле һәм җаваплы чарага әзерләнә башлый.

2021 елгы капремонт программасына Әлмәтнең 36 торак йорты кергәнлеге билгеле булды. Бу турыда безгә торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Җәүдәт Сөләйманов хәбәр итте. Әлеге чарага 324,8 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

Капиталь ремонттан соң иске йортлар яңа күлмәк кигән кебек була. Шулай да иң мөһиме - сыйфат. Моның өчен фатир хуҗаларының аеруча уяу булулары, ремонт-ны даими контрольдә тотулары зарур. Ник дигәндә, капиталь ремонт өчен йортларда яшәүче һәркем түли бит. Әлбәттә, кайбер очрак-ларда бу түләүләр ташламалар белән алыштырыла. Әйтик, йорт авария хәлендә икән, акча алынмый. 70 яшькә җиткән, ялгызы яшәүче, эшләмәүче фатир хуҗалары капиталь ремонт өчен сумманың яртысын түләргә тиеш. 80 яшьтән узган кешеләргә ташлама 100 процент тәшкил итә. Әмма бер шарты бар - фатир алар исемендә булырга тиеш. Алар белән бергә яшәүчеләрнең барысы да пенсия яшендә яки инвалид булган очракта гына ташлама каралган. Төгәл җавапны социаль яклау бүлегенә мө-рәҗәгать итеп табарга була. Анда барысын да аңлатып бирәләр. Кайберәүләр инвалидлык буенча ташламаны сайлый, кемдер бүтәнне. Кешеләр үзләренә тиешле бер генә ташламадан куллана ала. Моны белеп тору зыян итми. Ә бүген исә йортлар яңа күлмәк кияргә әзер.

Капиталь ремонт керәсе йортлар

Түбән Мактама

Буденный урамы, 10, 11, 15, 17

Вахитов урамы, 10, 14

Достоевский урамы, 22

Полевая урамы, 6, 8

Садовая урамы, 1

Завод урамы, 6, 16

 

Кәләй станциясе

Гагарин урамы, 53

Әлмәт

Тынычлык урамы 5, 15

Сөләйманова урамы, 12

Герцен урамы, 90

Тукай проспекты 7, 39

Ленин урамы, 103

Муса Җәлил урамы, 15

Пугачев урамы, 22

Пушкин урамы, 22, 35

Шевченко урамы, 88

Нефтьчеләр урамы, 25

Төзүчеләр проспекты, 13

Бигәш урамы, 121

Гафиятуллин урамы, 5, 27

8 Март урамы, 2

Громова урамы, 9

Риза Фәхретдин урамы, 18, 20, 22

Совет урамы, 151

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса