Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәтнең күп фатирлы йортларына кайчан җылылык бирәчәкләр?

Күп кенә әлмәтлеләр урамдагы температура түбән булу сәбәпле, фатирларында бик салкын, дип зарлана.

Үзенең инстаграм-аккаунтындагы турыдан-туры эфир вакытында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов бу хәлгә аңлатма бирде. Ул хәбәр иткәнчә, әлегә җылылык бирү планлаштырылмый. Тимур Дмитриевич бу процессны башлап җибәрү өчен аерым таләпләр үтәлергә тиешлеген аңлатты. Әйтик, урамда уртача көндезге температура 7-8 градус җылылыктан артмаса, җылылык бирәләр.


Район башлыгы сүзләренә караганда, әлегә бу күрсәткечләргә ирешелмәгән, әмма хакимият хәлне күзәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса