Чамасын белеп кенә
Берәүләр юллар тиешенчә чистартылмый дисә, икенчеләр асфальтка тоз һәм реагентлар сибүне туктатырга куша.
Бозлавыкка каршы иң популяр чимал - ком Әлмәт урамнарында инде күптәннән сибелми булып чыкты. Бу турыда район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткән иде.
- Шәһәребез юлларын чистартуда тозлы катнашма кулланабыз. Шунсыз мөмкин түгел. Тоз уңаеннан без күп экспериментлар уздырдык. Кар яуганда аны сипмичә дә торып карадык. Әйе, транспорт йөрмәгәндә моның берние дә юк, җайлы гына чистартасың да аласың. Ә менә машиналар арлы-бирле чапканда юлларда тиз арада бозлавык барлыкка килә. Бу аеруча температура уйнаганда күзәтелә. Соңыннан аннан котылу бик авыр, - дип билгеләп үтте ул. Килешергә була, тик, ни кызганыч, кайвакыт ул тозны шул тикле күп итеп сибәләр, кар эри, юлда ботка барлыкка килә, ә техника аны чистартырга ашыкмый. Әйе, тоз карны тиз эретә, тик шул ук вакытта ул машина тәгәрмәчләрен, аяк киемен һәм дүрт аяклы дусларыбызның тәпиләрен дә ашый.
Бу уңайдан шәһәр юллар идарәсе баш инженеры Рафис Нуришанов түбәндәге аңлатманы бирде:
- Юллардагы бозлавыкка каршы минераль галит кулланабыз. Чит илләрдә дә популяр чара бу. Шулай да без аны җәяүлеләр чыга торган урыннарда, боҗраларда, юллар киселешендә, күтәрелү һәм төшү урыннарында гына сибәбез. Бозлы яңгыр яуганда, температура плюстан минуска «сикергәндә» галитсыз мөмкин түгел. Шәһәр эчендәге юллар, тротуарлар тәүлек дәвамында чистартылып тора. Техника җитәрлек. Ике грейдерыбыз бар, алар нигездә шәхси секторда эшлиләр. Безнең хезмәткәрләр иртәнге якта «час пик»ка хәтле юлларны чистартып куярга өлгерәләр. Юлчылык өлкәсендә тәҗрибәм шактый зур. Шул еллар эчендә мин юлдагы аварияләр, бәхетсезлек очраклары белән бәйле бик күп вакыйгаларны үз күзләрем белән күрдем. Галитны чамасын белеп, тиешле урыннарда гына кулланганда уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Тагын бер тапкыр кабатлыйм, безнең өчен иң мөһиме - кеше гомере.
Бу җавап та дөрес кебек. Тик шулай да реагентлар кулланмый гына юлларны чиста тотарга мөмкинме? Мисал өчен, Япониядәге кебек. Анда кар Россиягә караганда өч тапкыр артыграк ява икән. Шул карны асфальтка кадәр чистартып, ике яклап өяләр. Машиналар биек туннель аша йөри. Бездә дә мөмкиндер бу, тик моның өчен күп вакыт һәм акча кирәктер. Алай дисәң, Әлмәттә дә экологик куркынычсызлык турында уйланып, бозлавыкка
каршы көрәштә ноу-хау
кулланып, халыкны
куандырып, «Саулык» паркындагы юлларга каһвә сыгынтысы сибеп караганнар иде. Бу тәҗрибәне быел да кулланачаклар икән. Тик шәһәр урамнарындагы барлык юлларга да сибү өчен каһвә җитеп бетмәс шул, булганына канәгать калыйк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа