Әлмәттән алты көн эчендә рекордлы күләмдә кар чыгарылган
Әлмәттән алты көн эчендә үзбушаткычлар белән рекордлы күләмдә кар чыгарганнар.
Әлмәт коммуналь хезмәтләре шәһәрне алты көн эчендә тулысынча кардан чистарттылар. Җыештыруга 230 артык кеше җәлеп ителгән, 878 йорт яны территориясе чистартылган, 2 227 үзбушаткыч кар чыгарылган.
Әлмәт шәһәр хезмәтләре алдына район башлыгы Тимур Нагуманов кыска вакыт эчендә ишегалларын һәм юлларны кардан чистарту бурычын куйган иде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Әлмәт районы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 4-10 февральдә идарәче компанияләр көче белән 10,2 мең кубометр кар, яки 850 үзбушаткыч кар чыгарылган, шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе шәһәр урамнарыннан 17,1 мең кубометр, ягъни 1427 үзбушаткыч кар чыгарган.
Шулай ук гыйнвар аенда 500 мм явым-төшем яуган, норма 300 мм булган очракта, шәһәр коммуналь хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итә.
«2022 елның гыйнварыннан Әлмәт районында 87,4 см явым-төшем булган, норма 40,7 см булганда, бу нормадан 115% ка артыграк», - дип аңлаттылар район администрациясендә.
"Ишегалларны җыештыру буенча сорауларыгыз булса, "Ачык Әлмәт“ хезмәтенә 8(8553) 000 телефоннан шалтыратырга кирәк. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Исхаков Айнур Рәсим улына инстаграмда яза аласыз", — дип мөрәҗәгать итте әлмәтлеләргә шәһәр хакимияте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа