Мартта Әлмәттән 333 КамАЗ кар чыгарылган
Барлыгы 4 мең кубометр кар җыеп алынган.
Әлмәттә кар чистарту буенча эш дәвам итә. 1 марттан 15 мартка кадәр 4 мең кубометр кар – 333 КАМАЗ чыгарылган. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов телеграм-каналда туры эфир вакытында әнә шулай дип белдерде.
«Бу бик аз түгел һәм бу юнәлештә эш шулай ук дәвам итәчәк. Шулай ук түбәләрне чистарту дәвам итә. Без инде 520 түбәне чистарттык, әмма бу эшне активлаштыру бурычы куелды, шәһәр хезмәтләре моны активрак эшләргә тиеш», – дип билгеләп үтте Нагуманов.
Ишегалларын яки түбәләрне боздан чистарту мәсьәләләре буенча идарәче компаниягә, үсеш департаментына мөрәҗәгать итәргә кирәк, шулай ук Әлмәт районы башлыгына телеграмына яки Вконтакте сәхифәсенә язарга, яки «Ачык Әлмәт» хезмәтенә 000 (кәрәзле телефоннан) яки (8553) 000 номерына шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа