Әлмәттә март аенда 285 КамАЗ кар чыгарылган
Шулай ук идарәче компанияләр тарафыннан көн саен түбәләрне кардан һәм боздан чистарту эшләре алып барыла.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов кар темасының әле дә актуаль булуын билгеләп үтте. Телеграмдагы туры эфирында ул кар чистарту эшләре дәвам итә, дип сөйләде.
"Март аенда «шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе 285 КамАЗ кар чыгарды. Безнең хезмәтләр тарафыннан шәһәр урамнарыннан кардан чистарту буенча актив эш дәвам итә", - дип сөйләде район башлыгы.
Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә түбәләрне кардан һәм боздан чистарту мәсьәләсе дә актуаль булып кала. Идарәче компанияләр көн саен аларны чистарту эшләре алып баралар.
"Хөрмәтле әлмәтлеләр, яз килү белән йортларның түбәләреннән боз сөңгеләре төшү куркынычы арта. Сак булыгыз!", – дип кисәтте Тимур Нагуманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа