Әлмәттә салкыннарга әзерләнәләр
Җылыту сезонына җәй көне ныклап әзерләнү – торак-коммуналь хуҗалык алдында торган төп бурычларның берсе.
Бүген ТКХ предприятиеләрендә чын мәгънәсендә «урак өсте», нәкъ урамдагы кебек кызу көннәре.
Торак-коммуналь хуҗалык департаментыннан алган мәгълүматлар буенча, шәһәрдә һәм районда 1015 күпфатирлы торак йорт исәпләнә. 834 енең җылыту системалары үзәкләштерелгән. 14 июльгә 463 йортның җылылык системалары юдыртылган. Бу 55 процент дигән сүз. Әзерлек паспортына 174 йорт ия (17).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа