Матур апа
Кайткач, китүләре бер бәла. Я авылдан китеп булмый, аннан шәһәргә җитсәң, билеты юк.
Бала бит, әни мәрхүмә совхоздан сөт тапшырырга баручылардан да билет алып кайтырга сорый иде. Ул вакытларда автовокзалга каршы, хәзерге шәхси теш кабинеты урынында билетларны алдан сату кассасы эшли иде. Лениногорскидан кайтып, авылга киткәнче, вакыт, билет булса, шуннан билет алырга тырышам. Тик андый бәхет еш булмый. Миңа язмыш яхшы кешеләрне кызганмады, Аллаһ ярдәменнән ташламады (мин аны бүген дә тоеп яшим, Ходай күп-сенмәсен!) Кассада билет сатучы матур апа миңа билет калдыра башлады. Курчак кебек чибәр, һәрвакыт кабартып ясаган матур прическалы, үзен бик караган, елмаеп торучы әлеге ханым Дания апа иде. Аның чибәрлегенә карап кына торырлык. Ни әйтсәң дә, мин бит рәсем сәнгате бүлегендә укыйм. Мин аны халык артисты Зилә Сөнгатуллинага охшаттым. Кызгангандыр инде авыл баласын. Шулай итеп, миңа гел билет калдыра торган булды Дания апа. Югыйсә мин кем инде аңа? Минем кебекләр әз килгәндерме аның каршына? Кем белә, миңа билет калдырган кебек башкаларга да мөмкинлек тапкан булгандыр?! Тапкандыр, чөнки аның изгелеге елмаю булып күзләреннән тама иде. Мин дә үземчә рәхмәтле булырга тырыштым. Әлбәттә, тагын әнием тырышлыгы белән. Ул әтинең сеңлесе бүләк иткән бик тә нәфис, бер почмагындагы алтын-сары кәгазьгә «Маде ин Индия» дип язылган яулык биреп җибәрде. Дания апаның яхшылыгы аңа гына торырлык иде.
Совет чорында мондый гына яхшылыкны күбесе эшләде. Син безгә бүген күрсәт изгелек кылучыны, дияр кемдер. Андыйлар бүген дә бар һәм аз түгел. Бәлки күбрәктер дә.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа