Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Интернетсыз ничә көн яши аласыз?

Бәйрәм көннәре арасында Интернет көне булган кебек, тагын бер бәйрәм – Интернетсыз көн дә бар. Аны ел саен гыйнварның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр.

Интернет яшәешебезнең аерылгысыз өлешенә әверелде. Бүген тормышны интернетсыз күз алдына китерү дә авыр. Аралашу, гариза бирү, төрле түләүләр өчен дә хәзер әллә кайларга барып чират торасы юк, мәсьәлә өйдән чыкмыйча гына хәл ителә. Кино, мультфильмнарны да интернет челтәреннән карыйбыз, китапның да теләгәнен шунда эзләп табабыз. Хәтта биредә тормыш иптәшен табу да гадәти күренеш.

Интернетның мөмкинлекләре, әлбәттә, күп. Аны уйлап табучыга һәйкәл куярлык. Әмма дә ләкин үзара аралашуга киртә куючы да әле ул. Шуңа күрә бәйрәмнең төп максаты – бер көнгә кешеләрне интернеттан һәм виртуаль тормыштан аеру, тере аралашуның кыйммәтен күрсәтү, гадәти тормышның төрле сайтлардан, социаль челтәрләрдән һәм компь-ютер уеннарыннан мөһим-рәк икәнен аңлату.

Ә сез интернетсыз ничә көн яши аласыз? Бер көн булса да аннан аерылып, файдасын күргәнегез бармы?

Эльвира Шакирова, балалар бакчасында тәрбияче: Күз ачу белән кул телефонга үрелә. Иң беренче эш – каһвә һәм интернет ятьмәләренә кереп китү. Интернетсыз, мөгаен, бер көн, хәтта көн түгел, бер сәгать тә торып булмыйдыр. Ансыз торган көннәр дә бар ул, әлбәттә: урманга походка чыкканда, жай булмавы аркасында. Ул чакларда телефонсыз, интернетсыз бик рәхәт яшәп була.

Диләрә Абзалова, музей мөдире: Мин үзем бер атнаны рәхәтләнеп интернетсыз уздырыр идем. Ансыз тормышны хәзер күз алдына да китерү авыр. Эш, кирәкле мәгълүмат табу, күңел ачу, дус-туганнар белән аралашу – барысы да аның белән бәйле. Бер көнгә булса да арындырсыннар иде аннан. Интернетсыз узган яллар да була. Шундый көннәрдә генә чыннан да ял иткән итеп хис итәм үземне. Чүп-чар хәбәрләр белән баш тулмый, бөтен игътибар гаиләгә, якыннарга юнәлтелә. Күптән уйлап куйган эшләрне башкарыр өчен буш вакыт та табыла.

Раилә Галимҗанова, менеджер: Өйдә интернетсыз яши алам, чөнки көндәлек эшләрне карап аңа вакыт бик җитми дә. Ә менә эштә ансыз булмый, шуның буенча эшлибез бит хәзер. Интернетсыз файда күргән бар. Бервакыт өйдә интернет озакка сүнгән иде, китаплар турында исемә төшердем. Интернет булмаганда бик күп эш эшләнә шул, ә инде бер ялгыш кереп китсәң, дөньяңны онытып шунда утырасың.

 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса