Янгын сүндерүчеләрнең горурлыгы
Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылыннан ерак түгел табигатьнең гүзәл бер почмагында полигон бар. Янгын сүндерүчеләр бу объект белән бик горурлана.
Федераль янгынга каршы хезмәтнең икенче отряды карамагындагы әлеге полигонда нефть-газ чыгару идарәләрендәге янгынга каршы формированиеләрнең ярышлары, төрле өйрәнүләр үткәрелә.
Узган гасырның 70 нче елларында биредә «Сибириада» фильмының кайбер эпизодлары төшерелә.
Әйтергә кирәк, Әлмәт районы территориясендә тулыметражлы ике нә-фис фильмның аерым күренешләре төшерелгән. Икесе дә нефтьчеләргә багышланган. Берсе – Свердловск киностудиясе тарафыннан танылган татар совет язучысы Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы буенча шул исемдәге фильм. Икенчесе – «Сибириада».
1974 елның җәендә режиссер Андрей Михалков-Кончаловскийга коммунистлар партиясенең чираттагы съездына Себер нефтьчеләре турында фильм төшерергә заказ бирәләр. Хөкүмәт һәм партия җитәкчелегенең төп максаты – нефть державасының куәте белән чит ил тамашачыларына көчле тәэсир ясау. Режиссер риза була, тик ул вакытта аның дәүләт заказын эпохаль полотнога әйләндерәчәген беркем дә күз алдына китерми. Илнең һәм халыкның тарихы нефть аша күрсәтелә «Сибириада»да. Фильм Социалистик Хезмәт Герое Фәрман Корбан улы Сәлмановның узган гасырның 50 нче елларында Төмән өлкәсендә кара алтын эзләү белән бәйле күпьеллык көрәше тарихына нигезләнгән.
Элеккеге совет киноларын караганда игътибар итсәгез, азакта нинди тасмада тө- шерелгәне турында да мәгълүмат була. Гадәттә алар «Свема» (Украина, Шостке шәһәре) һәм үзебездә – Татарстаныбызда җитеш-терелгән «Тасма». Ә менә Кончаловскийга ул чорда бик кыйммәтле һәм затлы булган «Кодак» пленкасын һәм шу-лай ук Германиядән өр-яңа камералар кайтарталар.
Фильм өч ел дәвамында төшерелә. Әлбәттә, төркемгә бер урыннан икенчесенә күчеп йөрергә туры килә. География шактый киң: Томск, Тверь өлкәләре, Ленинград, Феодосия, «Мосфильм» киностудиясе. Ә менә янгын күренешләре өчен ул вакытта СССРның нефть сәнәгате министры Валентин Шашин Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылыннан ерак түгел урнашкан полигонны тәкъдим итә. Фильм төшерүчеләр нәкъ менә Валентин Дмитриевичтан төп консультант булуын үтенәләр. «Татнефть»нең икенче «генералы», сценарий белән танышып чыккач, Татарстанга барырга киңәш итә дә, анда бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкләренә ышандыра. Консультантлар төркеменә шулай ук Валерий Грайфер белән Рашат Фәткуллин да кертелә.
Янгын күренешләре өчен әлеге полигонның сайлануы бер дә очраклы түгел. Ул вакытта нефть һәм газ янгыннарын сүндерү өчен каралган мондый объектлар СССРда нибары икәү була: берсе Азәрбайҗанда, икенчесе – Татарстанда.
Министр вәгъдә иткәнчә, кино төшерү төркеменә барлык тиешле ярдәм күрсәтелә. 21 нче, 23 нче янгын бүлекләре, әлбәттә, полигон җитәкчелеге, Кама-Исмәгыйль, Бишмунча авылларында яшәүчеләр берсе дә битараф калмый.
«Полигон территориясе уратып алынды, без читтәрәк машина эчендә утырдык, янгын белән бәйле күренешләр төшерелгәч, ул-бу була калган очракта без әзер булырга тиеш идек. «Пост»тан китәргә ярамый. Вакытны үткәрү өчен шахмат уйнап утырган идек. Бәхеткә, бәла-казалар булмады. Ә инде фильм тулысынча әзер булып, прокатка чыгарылгач, хатыным белән бергә кинотеатрга барып карадык. Таныш урыннарны, үзебезнең янгын сүндерү машиналарын экранда күрү, әлбәттә, күңелгә хуш булды», – дип искә ала шул елларны янгын сүндерү хезмәте вете-раны Нур Ибраһим улы Туй-кин.
«Сибириада»га безнең авылның казлары эләкте», – дип искә алган иде моннан берничә ел элек 21 нче янгын бүлегендә янгын сүндерүче, бүлекчә командиры, соңыннан полигонда инструктор ярдәмчесе, бүлекчә командиры булып эшләгән Насыйх Сафин. Фильмда янгын вакытында казларның бәргәләнүләре күрсәтелә. Йорт кошларын Бишмунча авылында яшәүчеләрдән сатып алган булганнар.
Православие динендә мәрхүмнәрне җирләгәндә елау – оплакивание дигән йола бар. Янгында һәлак булучыларны кызганып елау өчен Әлмәт районының Тихоновка авылыннан бер төркем әбиләрне алып киләләр. Аларны елата алмыйча шактый интегә төшерүчеләр төркеме. «Шай-тан суын» да кулланып карыйлар хәтта.
Заманына күрә «Сибириада» югары дәрәҗәдәге бюджетлы фильм була. Дәүләт кинематография комитеты актерларга зур суммада гонорарлар вәгъдә итә. Эпизодларда төшүчеләр дә буш калмый. Массовкада катнашучыларга, мәсәлән, 3 әр сум, алгы пландагыларга 25 әр сум түләнә.
Әйтергә кирәк, «Сибириада» фильмы тамашачылар гына түгел, кинематографлар тарафыннан да югары бәяләнә. 1979 елда Франциянең Канны шәһәрендә узган мәртәбәле халыкара фестивальдә Гран-прига лаек була.
Наилә Ганиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа