«Әниләрен чиратка салганнар...»
Элеккерәк елларда сирәк кенә булса да андый сүзләр ишетелгәли иде. Мәгънәсен бик аңлап бетермәсәм дә, өлкәннәрнең борчулы кыяфәтләренә карап, моның бик яхшы нәрсә түгеллеген чамалый идем...
Хәзер бер дә андый нәрсәне ишеткән юк. Димәк, сүзе чыкмагач, гамәле дә юктыр. Юкмы икән?.. Әллә, бүгенгечә әйтсәк, башка форматта, башка формадамы икән «чиратка салу»?
Бу хакта сүз кузгатуымның сәбәбе шул, курсташым – рус егете Юра ватсаптан түбәндәге эчтәлекле язма җибәрде:
«Бер яшь хатынның ире үлеп китә һәм аңа дүрт малайны ялгызы тәрбияләп үстерергә туры килә. Ире үлгәндә малайларның олысына 11 яшь тә тулмаган була әле. Әтиләре исән ча-гында гаилә мохтаҗлык күрми, бөтен нәрсә җитеш була. Аннан соң бар авырлык әниләре җилкәсенә төшә: тәрбияләү, укыту, ашату, киендерү. Әкияттәге кебек, өсләре бөтен, тамаклары тук булсын дип эшли дә эшли әни кеше. Иртән торып ашатып-эчертеп мәктәпкә озата. Түземсезлек белән кайтуларын көтә. Балаларының үскәннәрен күрү анага көч бирә. Аларны бәхетле итү, шат йөзләрен күрү өчен ана таулар күчерергә әзер. Шулай эш-мәшәкатьләр белән еллар уза. Инде балалары балигъ булгач та ана кайгыртудан туктамый. Укырга кертү, ашату, киендерү чыгымнары барысы әниләре җилкәсендә була. Аннан эшкә урнашырга ярдәм итә, өйләндерә. Җи-денче дистәсен ваклаганда әни кеше бер ялгызы торып кала. Тормыш авырлыгы эзсез узмый: аны паралич суга. Балалары җыелып әниләрен чиратлап карарга сөйләшәләр. Вакыт узган саен ананың хәле авырая. Тора-бара бөтенләй сөй-ләшә алмый башлый. Киленнәре каенанага карата бик дорфа кылана, хәтер калдырырлык авыр сүзләр әйтә. Ә ул барысына да түзә. Туган көннәреннән алып өйләндергәнче карап-тәрбияләп үстергән малайлары әниләрен яклыйсы, кайгыртасы урында аны, футбол тубы кебек, берсеннән-берсенә этә-төртә башлыйлар. Хатыннары да авыруны карарга әзер булмый.
Көннәрдән бер көнне кече малайны хатыны белән кунакка чакыралар. Әниләре аларда була. Кече малайның күңел ачу мәҗлесеннән мәхрүм каласы килми. Һәм ул, олы абыйсына шалтыратып, үзләренең «эшлекле очрашу»га барасы барлыгын, әнисен аларга илтәсен әйтә. Ләкин олы абыйсы ризалашмый. «Китерәсең икән, ишек ачмаячакмын», - ди. Абыйсының каршы килүенә дә карамыйча, кичтән кече малай әнисен аларга китерә. Бик озак шакый ишекне. Ачучы булмагач:
– Әниең синең ишек төбеңдә утыра. Мин аны калдырып китәм, – дип кычкыра да, машинасына утырып китеп бара.
Сөйләшә алмаса да, ана кеше бу сүзләрне ишетә. Тик, авыру сәбәпле, ул берни эшли алмый. Бите буйлап мөлдерәмә күз яшьләре тәгәри. Аңа берәү дә ишек ачмый, хәлен сорамый, өйләренә алып керми. Ялгыз башы кадерләп үстергән балалары турында: «Болар соң чыннан да минем балаларыммы?» – дип уйлый ана. Иртән олы улы ишек ачканда ул инде үлгән була».
Коръәндә, әти-әниегезгә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз, аларга «уф» та димәгез, диелгән. Мәрхәмәтле, тәмле телле булыгыз. Шалты-ратыгыз, хәлләрен белегез, бергә яшәгез. Сезнең балаларыгыз да бер көн үсеп җитәр – шуны онытмагыз.
Кеше бер-берсенә бу хакта хәбәр җибәрә икән, димәк, уйланырга җирлек бар. Утсыз төтен булмый, ди бит халык. Ә халык әйтсә – хак әйтә. Әйе, бүген «чиратка салганнар» дигән кеше юк. Шулай да «әниләрен әле бер баласы карый, әле икенчесе. Шулай чиратлап тәрбиялиләр» диләр. Тәрбиялиләр... Начар түгел бит. Тик ай саен, төенчекләрен төйнәп, бер баладан икенчесенә йөрү әйбәтме икән? Сез ничек уйлыйсыз?
Ильвина БӘЗГЫТДИНОВА, студент: Әти-әни алай йөрергә тиеш түгел. Алар бит безгә гомер биргән. Кечкенә чакта гына түгел, әле хәзер дә безнең өчен кайгырып, безне укытып, зур кешеләр итәргә тырышалар. Әгәр дә әти яки әни үзе генә яши алмаса, кайсы да булса бер баласының гаиләсендә яшәргә тиеш.
Булат ӘХМӘТВӘЛИЕВ, студент: Әти дә, әни дә алай чиратта йөрергә тиеш түгел. Безнең әби башта үзе генә яшәде. Аннан соң, картаеп, ялгызы гына тора алмый башлагач, безнең белән яшәде. Башка балалары әти-әниемә ярдәм итеп тордылар. Әбине кунакка алып кит-теләр, гел күчтәнәчләр бе-лән хәл белергә килделәр. Озак итеп яшәргә әби башка балаларына китмәде. Һәркемнең үзенең яши торган билгеле бер урыны булырга тиеш дип саныйм. Алай булмаса, кеше үзен кирәксез итеп саный, үзенә ышанычы бетә.
Әле гаилә кормаган бү-генге яшьләр әнә шулай фикер йөртә. Дөрес уйлый-лар, матур сөйлиләр. Әйе, алар хаклы, шулай булырга тиеш. Ә менә тормыш корып, балалар үстерүчеләр исә бик тиз генә алай җавап бирергә ашыкмый. Йорт кемгә язылган, аягында йөргәндә әти-әни балаларына карата ничек булган, кайсы баласына акчаны күбрәк биргән кебек шактый четерекле мәсьәләләргә кагылдылар.
Надежда ҖИҺАНШИНА, доцент: Мондый очракта гаилә «советы» белән киңәшеп, уртак бер фикергә килергә кирәк дип саныйм. Тик бер генә бала карарга тиеш түгел. Әлбәттә, ана кеше бервакытта да андый хәлгә калмасын иде.
Гөлфия БИКМУЧЕВА, китапханә мөдире: Хәзер инде алай «чиратка салганнар» дип әйтүче юк. Шулай да әти-әниләрен чиратлап караучыларны күрергә, ишетергә туры килә. Хәзер бит «Кеше нәрсә әйтер икән?», «Кешедән оят» дигән төшенчәләр бетеп бара. Әллә кешенең сабырлыгы җитми, аңлап та булмый. Бөтен кеше эштә, лаеклы ялга чыкканы да эшләп йөри. Картларны карарга вакыт тапмыйлар. Олы кеше өчен үз өеннән кубарылып чыгып китү бик авыр инде. Ул бер баласында булырга тиеш.
Менә шундыйрак фикерләр. Бүген кайберәүләрнең пенсиясе дә әниләренә ия-реп «чиратта йөри». Сүз дә юк, «чиратка салганнар» дигәнгә караганда «чи-ратлап тәрбиялиләр» ди-гәне матуррак яңгырый. Тик шулай да чират бит ул, җәмәгать. Безгә дөнья яктысы бүләк иткән әти-әни бит ул!
Булат Гаделев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа