Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында “Ветераннар янәшәдә яши” акциясе узган

Ветераннар, тыл хезмәтчәннәренең саны кими бара. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре - сугыш чорының барлык авырлыкларын кичергән җиңүчеләрнең аерым бер буыны.

"Ветераннар янәшәдә яши» акциясе кысаларында Х.Х. Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарих музее хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы белән берлектә тыл хезмәтчәне Галиәскәрова Хәнифә Әхмәтгатин кызына бардылар. 18 мартта аңа 90 яшь тулды.

Очрашу барышында ул үзенең тормыш юлы турында сөйләде, Бөек Ватан сугышы елларында колхоздагы эше турында хатирәләре белән уртаклашты. Галиәскәрова Хәнифә Әхмәтгатин кызы Әлмәт районының Чишмә авылында туган, 4 сыйныф белем алган. Бөек Ватан сугышы ветераны Галиәскәров Мирсәидкә кияүгә чыга һәм яшь гаиләТүбән Абдул авылына күченә. Колхозда эшли. Алар 4 бала тәрбияләп үстергән. 


Авыл җирлеге башлыгы юбилярга иң җылы теләкләрен җиткерде, РФ Президенты һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау хатлары тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса