Хәйриячелеккә чикләр юк!
30-40 лап кеше җыела. Арада йорт-җирсезләр дә, инвалидлар да, тормышта авыр хәлдә калучылар да бар.
Сүз «Ансар» хәйрия фонды тарафыннан үткәрелә торган «Мохтаҗларны ашат» акциясе турында бара.
Куллары өшеп, иңнәре калтырап торган, туңудан иреннәре зәңгәрләнгән бу кешеләр, һава торышы нинди булуга карамастан, һәр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә бирегә - кайнар аш ашап, үзләренә тиешле коры паек порциясен алырга җыелалар.
Социаль ашханә - акцияне оештыручыларның төп хыялы әнә шул. «Ансар» хәйрия фонды дирек-торы Руслан Бажутов сүзләренә караганда, әлеге гражданнарны социаль адаптацияләүнең ае-рылгысыз өлеше булып аларны җәмгыятькә кире кайтару өчен кирәкле бөтен нәрсәләр белән тәэмин итү тора. Еш кына кеше ныклап аякка бассын өчен аның җылы киенгән булуы, тамагы тук булу, шул ук вакытта башкалардан игътибар тоюы да бик кирәк.
Һәм безнең бурыч - мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузу!
Торыр җире булмаганнарга бигрәк читен. Алар подвалда, бакча йортларында көн күрәләр. Кү-бесенең җылы өс һәм аяк киемнәре дә юк. Ә инде мунча яки душта юыну турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өченбанк счеты реквизитлары:
«Благотворительное пожертвование на уставные цели фонда» дип күрсәтергә.
– Исеме: БФ «АНСАР» - «ПОМОЩНИКИ»
– Р/с: №40703810302500001522
– ИНН: 1644096328
– БИК: 044525999
– КПП: 770543002
Фондның рәсми сайты: www.bf-ansar.ru
Бушлай кайнар линия телефоны: 8800 200-70-13
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа