Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Туган як тарихын язу - вакыт җебен бәйләү белән бер

Туган як тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятебездә аерым, үзенчәлекле урын алып тора.

Заманында булып узган вакыйгаларны җентекләп өйрәнеп, еллар дәвамында мәгълүматлар җыеп, туплап, халыкка җиткерүчеләр үз эшләренең чын фанатлары санала.

Буыннан-буынга барган бәйләнешне эзлекле итеп төзеп, китап һәм брошюралар формасында тапшырып калдыручылар, һичшиксез, хөрмәткә һәм игътибарга лаек. Бүгенге язмабыз нәкъ менә шундый кешеләр, төгәлрәге, 2009 елдан башлап Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханә каршында эшләп килүче «Туган як» клубы турында. Әлеге клубка иң беренчеләрдән булып нигез салучылар - Рәфыйк Әмирханов һәм Зәрия Хәби-пова. Беренчесе Әлмәт энциклопедиясен төзүдә үзеннән зур өлеш керткән булса, икенчесе «Татнефть» компаниясенең исәпләү үзәгендә эшләгән чорында нефть сәнәгате терминнары сүзлеге өстендә эшләгән. Шәһәр һәм районның торак пунктлары тарихы аларның хезмәтләрендә киң чагылыш тапкан. Бүгенге көндә дистәдән артык туган як тарихын өйрәнүчене берләштергән клуб тулы көченә яңадан-яңа проектлар өстендә эшли, иҗат итә. Алар һәрдаим республикакүләм фәнни конференцияләрдә катнашалар, чыгыш ясыйлар. Вакытларын, көчләрен кызганмыйча, бөртекләп тарихи мәгълүмат туплау белән мәшгульләр. Шул ук вакытта алар аерым шәхесләрне, вакыйгаларны да өйрәнә.

Редакциябездә кунакта булып киткән Әлфия Фәрит кызы Ямаева - йөзләгән шәҗәрә төзегән гаҗәеп талантлы шәхес. Гарәп графикасында булган документларны иркен рәвештә татар графикасына тәрҗемә итә. Аның Зиннәтулла Насыйбуллин белән берлектә язылган 300 битлек «Чәшелем - асыл илем» китабы дөнья күргән. Әлфия ханым шулай ук Зәй районы Зичәбаш авылы кешеләренең, Риза Фәхреддиннең һәм күп кенә башка күренекле шәхесләрнең шәҗәрәләрен дә төзегән, Әлмәттә бертуган Туйкиннарга, Бөгелмәдә Һади Атласи һәм аның көрәштәшләренә, Азнакайда юкка чыккан авылларга багышланган конференцияләрдә чыгыш ясый. Биләрдә балаларның «Сәләт» форумында да нәсел агачы ясарга өйрәткән ул. Әлфия Ямаева үз туганнарының шәҗәрәләрен дә бик теләп төзи. Мисал өчен, аның оныгы Арыслан Шәриповның бүгенге көндә төрле ботаклар буенча 16 нәсел җебе барлыгы билгеле.

2018 елда Әлфия Ямаеваның «Ай нурында нәсел сукмагы» китабы нәшер ителә. Бу китапта Лениногорск районы Югары Чыршылы авылының өч гасырлык тарихы урын алган. Әлеге китапны автор шушы авылның горурлыгы булган тормыш иптәше Ильяс Мөхтәрәм улы Ямаевка багышлаган. Әйтергә кирәк, Ильяс Ямаевны әлмәтлеләрнең күбесе бик яхшы хәтерли. Ул Әлмәт үзәк район шифаханәсендә рентген бүлеге мөдире булып эшләгән. Шәһәрдә беренчеләрдән булып УЗИ аппаратын үзләштергән табиб. Җырга-моңга һәвәс булган талантлы шәхес тә.

- Шулай гомер буе иҗат эше белән янып йөрим. Проект институтында егерме биш ел эшләдем. Башта инженер-конструктор, аннан соң бүлек мөдире булдым. Тормыш иптәшем Ильяс гомерем буе миңа терәк булса, соңыннан, ул авыргач, мин аңа ныклы терәк булдым. Яшьлегендә гел артистлар янында кайнагач, күп кенә әдәбият әһелләре белән аралашып яшәдек. Композиторлар Илгиз Закиров, Ганс Сәйфуллин, Фирзәр Мортазин, җырчы дусларыбыз Ләйсән һәм Салават Фәтхетдиновлар, сүз осталары Наил Әюпов, Айрат Арсланов һәм башка күп кенә иҗади шәхесләр белән дуслык өзелмәде, - дип искә ала Әлфия ханым.

Альбин Вәлиев, Булат Заһиров, Илүсә Нәбиуллина, Дамир Таҗи, Альфред Зәй-нуллин, Роза Сәлманова, Шәһит Таипов, Равил Закиров, Ирек Бәдретдинов кебек күренекле шәхесләр - «Туган як» клубының иң актив әгъзалары. Һәрберсенең нәшер ителгән китаплары, язмалары бар. Узган елда гына да «Туган як» клубы әгъзалары Азнакайда, Зәй-Каратайда конференцияләрдә чыгыш ясаган. Былтыр Дамир Таҗиның «Саклыгым» китабына презентация ясалган. Шулай ук галим, филология фәннәре кандидаты, журналист Тәлгать Миңнебаевка, күренекле язучы-прозаик, публицист, сынчы Миргазиян Юныска, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Клара Булатовага һәм башка иҗат кешеләренә багышланган чаралар узган. Дамир Таҗи, Әлфия Ямаева, Зәрия Хәбипова катнашында китапханәдә турыдан-туры эфир да оештырылган.

Бик кызыклы һәм мавыктыргыч тормыш белән яши, иҗат итә «Туган як» клубы әгъзалары. Алар белән таныштыруыбызны дәвам итәчәкбез. Туган якны һәм аның шәхесләрен өйрәнүчеләргә исә яңадан-яңа ачышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса