Балаларны яклау көнендә яңа туган балаларның әти-әниләренә автокреслолар тапшырылды
Халыкара балаларны яклау көнендә Әлмәт бала тудыру йортында традицион "Бала тудыру йортыннан автокресло" хәйрия акциясе узды.
Акциянең максаты-җәмәгатьчелек игътибарын балалар травматизмы һәм юлларда балигъ булмаганнарның иминлеге проблемаларына җәлеп итү. Балалар өчен тотып тору җайланмалары сабыйларга гомерен беренче көннәреннән үк куркынычсыз итәргә мөмкинлек бирә.
Бәхетле ата-аналарны алар тормышындагы истәлекле вакыйга белән район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова котлады. Һәр гаиләгә файдалы бүләк - автокресло, шулай ук ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау хаты белән бергә туу турында таныклык тапшырылды.
Өч гаилә яңа туган сабыйлары өчен автокресло - Абдуллиннар, Мовламовлар, Карповлар гаиләсе алды. Кунаклар чын күңелдән яшь ата-аналарны бала туу белән котладылар һәм барысына да нык сәламәтлек, иминлек теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа