Халыкара балаларны яклау көне - шундый матур бәйрәм бар
Быелгы Халыкара балаларны яклау көне шәһәрдә олы бер бәйрәмгә әверелде. Бу шулай булырга тиештер дә.
Балачак - ул үзе бәйрәм. Гомернең иң самими, иң гөнаһсыз чагы. Балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала.
Көннән-көн кырыслана барган тормышыбызга ямь өстәп, елмаю, шатлык-куаныч, уен, җыр-бию ургылды. Әйтерсең, тылсымлы рәссам пумаласын берсеннән-берсе матур буяуларга манып, урамнарга сипкән.
Быел Әлмәттә Халыкара балаларны яклау көне беренче тапкыр бөтен шәһәр масштабында зурлап уздырылды. Башка елларда бәйрәм Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркы территориясе белән генә чикләнсә, быел күңел ачу программасы иртәдән алып берничә мәйданчыкта башланды. Урам тулы әбиләр, әниләр, бәбиләр. Алар арасында берәр башка калкурак булып, бәбкәләрен тилгәннән саклаган «хуҗалар» кебек әтиләр, бабайлар күренгәли. Әйтерсең лә чәчәкле болын.
Төштән соң нефть институты яныннан 60 ка якын иҗат коллективы йөреше старт алды. Аларны нефть башкаласының мотоцикл йөртүчеләре озата барды. Парад Ленин мәйданында тәмамланды. Мәйдан гөжли, мәйдан кайный. Һәрбер әни өчтән дә ким бала ияртмәгән. Берсен җитәкләгән, икенчесе тәгәрмәчле бишектә. Янәшәдә, горур кыяфәт белән, җилкәсенә малаен утырткан әти кеше басып тора. Театр баскычы талантлы балаларны сыйдырып бетерә алмаган. Алар бөтен мәйданны биләп алганнар. Якты киләчәккә кулын сузган Ленин бабайның башына гына менми калганнар.
- Бигрәк матур бәйрәм ясаганнар балаларга. Без яшь чакта мондый бәйрәмнәрне күргән дә юк иде. Булганына да балаларны ияртеп йөри алмадык, эштә идек. Менә оныкларым белән чыктым. Оештыручыларга алланың рәхмәтләре булсын. Һәр әти-әни үз баласын үзе үстерсен. Бала бик газиз ул, җаныңнан да якын, - дип үзенең шатлыгы белән бүлеште Мәдинә апа Хөснетдинова.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов чарада катнашучы сәнгать төркемнәрен бүләкләде, барлык балаларны һәм әти-әниләрен бәйрәм белән тәбрикләде.
- Әлеге бәйрәмнең бөтен дөньяда билгеләп үтелүе зур мәгънәгә ия. Бу - балалар очраша торган проблемалар турында, аларның киләчәге турында сөйләшергә һәм, әлбәттә, балачак ваемсыз һәм якты булсын өчен ба-рысын да эшләргә сәбәп. Безнең матур шәһәрдә иң бәхетле балалар яшәргә, алар аны тагын да яхшырак итәргә тиеш, - диде Тимур Дмитриевич. - Бәйрәм җәйге каникулның беренче көнендә уза. Ә ул балалар өчен елның иң шатлыклы чорларыннан берсе.
Балаларны яклау көне 1950 елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә. Әлеге инициативаны хуплап, БМО балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстен-лекле юнәлеше итеп игълан итте.
Бәйрәм балалар вокаль, хореография һәм инструменталь коллективларының зур концерт программасы белән дәвам итте. Анда Әлмәтнең төрле милли диаспоралары вәкилләре дә катнашты. Алар тамашачыларга үзләренең милли җыр-биюләрен тәкъдим иттеләр.
Чараның күпсанлы кунаклары драма театры артындагы мәйданчыкта яр-минкәгә дә бара алды. Анда аттракционнар эшләде һәм буйлы курчаклар балалар өчен кызыклы тамаша күрсәтте. Өлкәннәр район эшмәкәрләренең товарлары белән танышты, ә балалар сабын куыклары тамашасында, бәйге-уеннарда катнашты.
Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов хәбәр иткәнчә, оештыручылар ел саен бу көнне бәйрәм итүнең яңа форматын уйлап табарга тырыша. Ни генә дисәк тә, балачакның күңелле мизгеле йөрәк түрендә мәңге сак-лана.
Балаларны яклау көне - ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэ-мин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн. Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле, киләчәк тормышыбыз якты булсын!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа