Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Су кер, кояшта кызын - тик саклык белән генә

«Безнең Әлмәт җирлегендә су коенырга рөхсәт ителгән урын бары тик шәһәр пляжында гына. Ул бүгенге көндә бар санитар таләпләргә туры килерлек. Бу турыда бәяләмә алынды инде».

Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары һәм шә-һәрләре буенча баш дәү-ләт санитар табибы Ирина Хәйруллина су коенуга кагылышлы соравыбызга әнә шулай дип җавап бирде.

Ул, һәр елдагыча, Әлмәттә коену сезоны ачылыр алдыннан суның һәм комның составына лаборатор анализ ясалуын билгеләп узды.

Водолазлар тарафыннан шәһәр күленең төбе тикшерелгән. Тикшерүләр шәһәр пляжының кызынырга һәм коенырга яраклы булуын күрсәткән.

Елдагыча, тыелган урыннарда су коенуны кисәтү һәм моңа юл куймау максатыннан районда махсус мобиль төркем булдырылган. Җиһазландырылмаган урыннарда су коенучыларны «ТР территориясендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу» маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартачаклар. Гражданнар өчен штраф күләме - 1000-1500 сум.

Коенырга ярамаган урын булганлыгын яки суның тиешле итеп җылынмаган-лыгын белә торып суга керү тормышыңны куркыныч астыну кую икәнлеген һәрдаим истә тоту зарур.

Элеккечә үк, бәхетсезлек очракларына китергән төп сәбәпләрнең берсе булып аек булмаган хәлдә һәм тыелган урыннарда су коену кала бирә.

Яллар куркынычсыз һәм күңелле узсын өчен һәр-кемгә суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм суга батучыларга ярдәм итү юлларын искә төшереп узу кирәк. Барыннан да элек, үз куркынычсызлыгыгызны үзегез тәэмин итәргә тырышыгыз.

Йөзгәндә катерларга, көймәләргә, салларга якын килмәгез, алар астына чуммагыз - бу тормыш өчен куркыныч.

Йөзә белмәгәннәргә суга билдән генә керергә киңәш ителә. Коену урыннарында урнаштырылган махсус билгеләргә кадәр йөзмәгез. Чамадан тыш артык ераклыкка йөзү мускуллар аруга, көзән җыеруга һәм үлем очрагына китерергә мөмкин.

Караңгы төшкәч ялгыз суга керү тыела. Су температурасы +18°С, ә һава температурасы +20°С тан ким булмаганда гына су коенырга киңәш ителә. Һәрбер кеше йөзә белергә тиеш. Белмисез икән - өйрәнегез.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса