Бер күрешү - үзе бер гомер
Бергә укыган сабакташларның күп еллардан соң очрашуына төрле кешенең карашы төрлечә.
Өлгергәнлек аттестатын алып, мәктәп белән саубуллашканнан соң бер тапкыр да очрашмаучылар да, даими күрешеп торучылар да бар.
Әлмәтнең 1 нче урта мәктәбен 1965 елда тәмамлау-чылар исә биш ел саен җыелышып, очрашырга, хатирәләрне яңартырга, иң күңелле мизгелләрне искә төшереп, балачакка сәяхәт кылырга тырышалар. Былтыр билгеле сәбәпләр аркасында мәктәпне тәмамлауның 55 еллыгы уңаеннан күрешергә насыйп булмады сыйныфташларга.
Мондый үтә дә җаваплы чарада башлап йөрүче Рәмзия Рәхмәтуллина. Ул телефон аша хәбәр итүче, сценарий язучы, алып баручы, туган мәктәпләрендә очраштыручы да. Алабуга педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлап, озак еллар Әлмәтнең 11 нче мәктәбендә инглиз телен укыта, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын да башкара, дистә елдан артык җәйге каникулда «Дуслык» лагеренда өлкән вожатый булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң да өйдә утырмый, аны үзе укыган мәктәпкә эшкә чакыралар.
Соңгы кыңгырау чылтыраганга инде 56 ел узса да, зур тормыш юлына озаткан мәктәпләре бүген дә күңелләренә якын, килгән саен зур дулкынлану ки-черәләр, аның матурлыгына, төзеклегенә ихластан куаналар. Биредә аларга шундый рәхәт, күңелле, сөйләшеп туя алмыйлар, һич кенә дә аерылышырга теләмиләр. Гадәттә, сыйныфташлар мондый очрашуларга укытучыларын да чакыра торган булган. Әмма вакыт дигәнең аяусыз. 2018 елда мәктәпнең 100 еллыгына багышланган кичәдә балкып утырган татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп музеена нигез салучы (очрашу нәкъ менә шунда узды) Нәсимә апалары бакыйлыкка күчкән. Ни кызганыч, инде үзләренең дә сафлары сирәгәя бара. 2010 елда сабакташлары - Югары Мактамада туып-үскән, КХТИны тәмамлап, соңыннан Татарстанның атказанган нефтьчесе, Россия Ягулык-энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре исемнәренә лаек булган Инсаф Рәхимов белән хушлашалар.
Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, чын мәгънәсендә медицина легендасы, уникаль операцияләр ясаган табиб-трансплантолог Ринат Галиев күңелле сәбәпләр буенча гына очрашырга язсын, операция өстәленә ятудан Ходай сакласын, дип тели торган булган. Чөнки Ринат Харис улы бик авыр пациентларны кабул иткән, бик күп кешене үлем тырнагыннан алып калган. Әмма үзе 2019 елда каты авырудан вафат була.
Әлмәтнең башка мәктәп-ләреннән аермалы буларак, 1 нче мәктәптә төрле авыллардан җыелган балалар укый, чөнки ул вакытта урта белемне бары тик Габдрахман белән Әлмәттә генә алып булган. Нәдерлеләр сыйныфыбызга ямь кертте, ди Рәмзия Рәхмәтуллина. Табиб һөнәрен сайлаган Ринат Галиев шул авылдан. Гомерләрен Миңлебай газ эшкәртү заводына багышлап, абруй казанган Марсель Рахманов һәм Рафис Шакирҗановлар да Нәдердән.
Россиянең атказанган төзүчесе Галимҗан Зарифуллин очрашуга Мәс-кәүдән үк кайткан. Аның сүзләренчә, ул үз эшенең осталары булган укытучылары аркасында шундый зур уңышларга ирешә алган. «1 нче мәктәп һәр яктан беренче, иң яхшы укытучылар бездә, таләпчән, әмма гаять кешелекле, бала күңеленә ачкыч таба белгән директор Мирза Каюм улы Таһиров бары тик безнең мәктәптә генә булгандыр», дигән фи-кердә ул. Мәктәп еллары аның өчен иң кадерле чор.
Араларында талант ияләре бик күп. Марсель Шәймөхәммәтов әле бүген дә сәхнәдән төшми, Дилбәр Баһаутдинова шигырьләр яза, аның иҗат җимешләре «Рухият» тарафыннан нәшер ителгән җыентыкка да керде.
Бер күрешү - үзе бер гомер, дип җырлана популяр җырда. 1965 елда мәктәпләре белән саубуллашкан сабакташларга быелгы, чираттагы очрашу килер көннәргә өмет-ышаныч өстәде, яшәү көче бирде. Алар алдагы елларда да очрашырга сүз куешып таралыштылар.
Наилә Ганиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа