Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Безнең яшьлек менә шулай узды

Тормышта күп нәрсәләр онытыла, истән чыга. Хәтер аларны табигый рәвештә чистарта, кирәк дип санамый, күрәсең.

Ә була шундыйлары, аны берничек тә оныту мөмкин түгел. Ул истәлекләр сине гомер буена озата килә. Сугыш - әнә шундыйлардан.

«...1942 елга кадәр төрле эштә эшләдек, пар ат белән сабан сөрдек, тырма тырмаладык, Бөгелмә элеваторына икмәк ташыдык. Аннан соң солдат уены уйнаттылар. Шәфикъ белән Фахразый военруклар иде. Мәмәттән Кичүчатка, Чупайга түш белән шуышып бара идек. Агач мылтык, билләргә бәрәңге изә торган тукмакны граната итеп тагып, солдатлар кебек рәткә тезелеп, нык басып, авыл буйлап йөри идек. Кырлар буйлап шуышып йөреп, карга батып, өшеп, туңып кайта идек. Шуннан безне үгез вагонына төяп сугыш үткән җирләргә, мәетләр, мылтык-лар җыярга җибәрделәр. Тик без сугыш эшелонына эләкмәдек. Һәм безне Ивановодан килгән эшелон белән 1943 елның март аенда торфка алып киттеләр. Урман кистек, урман төпләдек.

Без пленга эләккән немецлар белән эшләдек: тимер юл салу өчен шпаллар ташыдык. Ул вакытта техника юк, бар да кул белән. Туярлык ашау-ны белми дә идек. Иртән без эшкә килгәндә немецлар ачлыктан үлеп яталар иде. Без күргәннәрне сирәк кеше күргәндер. Башкаларга, балаларга, оныкларга күрергә язмасын Ходаем.

Сугыш беткәч, 1945 елда өйгә җибәрделәр. Бөтен җирдә ачлык, ялангачлык. Бакчадагы кишер, чөгендер яфраклары, черек бәрәңге - барысын да ашадык. 1946 елда Кичүчат авылына килен булып төштем. Менә Мөнәвәрә әбиегезнең яшьлек истәлеге. Безнең яшьлек әнә шулай узды...»

Сугыш башланганда әле 14 яшь тә тулмаган була Мөнәвәрә апага. Ә бит уйлап карасаң, буыннары да ныгымаган шул үсмер кызлар әзмәвердәй ир-атлар эшли торган хезмәтләрне башкарганнар. Черек бәрәңге ашаган ачлы-туклы кыз балаларны икмәк төягән олаулар белән Бөгелмәгә чыгарып җибәр әле. Бик күпләрнеке кебек, аның әтисе дә сугыш кырында ятып кала.

Әйе, хәзер инде мондый истәлек-хатирәләр куркыныч төш кебек. Мәңге онытылмый торган, чын булган «төш».

Мөнәвәрә апага язмыш төрле сынауларны әзерләп кенә тора. Нәҗметдин абый белән 4 бала тәрбияләп үстерә алар. Тик кече уллары Фаварисның гәүдәсен армия хезмәтеннән табутта кайтаралар. Чи тирегә ут капмый, дип түзә ана йөрәге. Башта колхозда төрле эш-ләрдә эшли, аннан почта хезмәткәре була. Озак еллар хәрбиләштерелгән сакта хезмәт итә. Үсмер чактагы «сугыш уеннары» нәтиҗәсен күрсәтә - ел саен мылтыктан ату буенча имтихан тапшырганда гел «5»ле ала Мөнәвәрә апа.

Вакытны туктатып булмый. Мөнәвәрә Фәрхетдинова күптән инде лаеклы ялда, балалары, оныклары тәрбиясен күреп яши. Ә яшьлек онытылмый. «Безнең яшьлек менә шулай үтте», дип еш кабатлый ул. Тик сугышлар гына кабатланмасын.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса