Әй, авылым, авылкаем...
Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның бер әсәрендә «Авыл кешесенә авылы аяк киеменә балчык булып булса да ябышып килә» дигән фикер бар.
Сүзен сүзгә әйтә алмыйм, ләкин фикер шундый. Әле интернет челтәрендә дә шуңа охшаш бик акыллы гыйбарәгә тап булдым: «Без авылдан китсәк тә, авыл бездән китми». Бик дөрес сүзләр.
Авыллары булмаганнарны мин бик кызганам. Әйе, бар инде кайдан чыкканын онытып җибәрүчеләр дә. Андыйлар да кирәктер. Гыйбрәт өчен булса да. Безнең күрше Нурсинә әби: «Кыланырга кели дә, ике күзе кылый», - дия иде. Юк, мин һич кенә дә шәһәрдәге яшәү тәртипләренә, зыялылыкка, әдәп-әхлак нормаларына, зәвык, этикет кебек күренешләргә каршы түгел. Әни әйткәндәй, иң мөһиме «авыл томанасы» булмаска. Сүз дә юк, минем үземнең дә дәрәҗәле академиклар катнашкан фәнни конференцияләрдә чыгыш ясаганым, исемнәре билгеле шәхесләр белән зур табыннар артында утырганым да бар. Тик бер җирдән дә, син авылда тугансың, әтиең тракторчы булган, әниең сыер сауган икән дип, кулымнан тотып чыгарып җибәрүче булмады. Мин утырган табыннан да торып китмәделәр.
Ә бит эчендә иманы булган һәркайсыбызда авылыбыз, авыллыгыбыз утыра. Ничә еллар шәһәрдә яшәсәң дә, шимбә җитүгә, каткан ипиләрне төяп, тизрәк авылга кайтырга ашыгабыз. Әйтерсең, бер атна эчендә әллә ниләр булган. Юк инде, нәрсә булсын. Шул авыл инде... ләкин башка, үзгә. Җырдагы кебек, «күршеләргә сәлам юллыйм дисәм, кемнәр исән, кемнәр юк икән... » Хәтерлисезме, без кечкенә чакта эченә төсле пыялалар тутырган, кечкенә торбага охшаган калейдоскоп дигән уенчык бар иде. Кечкенә күзеннән карап боргаласаң, гаҗәеп матур бизәкләр күренә. Авылны мин бүген шул уенчык белән чагыштырам. Чөнки син бер әйбергә карыйсың, ә хәтер калейдоскобы берсеннән-берсе матур күренешләрне яңарта.
...Бакчада эшләп арыдык. Мунча өлгерде. Тукта, яңача июнь булса да, искечә бит әле майның соңгы көне. Май себеркесе белән чабынмый калам ләбаса. И-и-и ул элек, әти-әни исән чакта, без кайтуга мунча яккан, бәлеш салынган. Тиз генә себерке сындырып кайтырга да, Шарлык ягына чыгып җиләк җыеп кайтырга да вакыт җитә. Авылда, бары тик авылда гына рәхәтләнеп галош киеп йөрисең. Анда гына чишмәгә ятып, я тезләнеп тешләрне камаштырып салкын су эчәсең. Кипкән печән, җиләк исләре, ярыша-ярыша әтәч кычкырган, саескан тыкылдаган тавышлар авылда гына. Яңа бәйләгән каен себеркесе, исле үлән, чишмә тавышы, инеш агышы... Бары тик авылда гына бушка төне буе затлы концерт тыңлыйсың.
Сер түгел, үлгәч тә кирәк бит әле ул безгә. Мәңгелеккә дә шунда кайтып ятасы килә. Авыллык бит безнең җанга, канга сеңгән. Аны ник яшерергә, чыгышың авылдан булудан ник оялырга?! Анда бит мәңге безнең белән яши торган әти-әни. Син әнә башка нәрсәләрдән оял...
Барысы чын, бөтенесе тере, яши, күкрәк читлегендәге йөрәк тибеше, тын гына сулыш алып йоклаган сабый кебек. Авыллары булмаганнар никтер бик кызганыч миңа.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа