«Төшләрне бик матур күрәм: исән ахры...»
Бүген сугыш ветераннары гына түгел, бер тапкыр да «әти» сүзен әйтми үскән буын да сирәгәеп бара.
Авылдашыбыз, язучы Әсгать абый Салах «Көт син мине...» повестенда чынбарлыкта булган язмышларны бәян итә. Миңнур - Елховой авылы кызы. «Кызның сылу гәүдәсенә сыланып торган затлы күлмәк. Ике калын толымга үреп салган кара чәч, зөбәрҗәт кебек зәңгәрсу күзләр... Юк. Палта Миңнуры гына димәссең! Авылда гына туып-үссә дә, борынгы Болгар гүзәлләреннән һич кенә дә калышырлыгы юк. Берсеннән-берсе чибәррәк күрше кызлары һәм тагын әллә кемнәр арасында Миңнур исә аерым бер гүзәл зат, чын мәхәббәт алиһәсе иде», дип яза автор.
Унтугыз яшендә тегүче һөнәренә өйрәнгән Миңнурны яшьли кияүгә бирәләр. Тик яратып йөргән егетенә түгел, ә башка, белмәгән, гашыйк булмаган кешегә. Бөек Ватан сугышы башлангач, ире Мифтахны фронтка алалар. Шул чакта Миңнур белән ире арасында чын хисләр кабына. Күңел алмак - бер турам. Җылы итеп язылган хат та җанга үзгәреш кертә ала икән бит.
Хушлашканда ире Миң-нурга үлеме турында хәбәр алса да биш ел көтәргә куша. Төрле хәлләр була, сугыш бит ул! Палта Миңнуры «кара пичәтле» хатны алгач биш, алты, җиде, сигез ел көтә. Шулай көтеп, унбер ел үтеп тә китә. Күпме сабырлык, ярату кирәк моның өчен!
Үзен кияүгә сорарга кил-гән Әсәдулла исемле ир-егетне тәмам аптырашта калдырып, ул: «Мин Мифтахны көтәм. Төшләрне бик матур күрәм: исән ахры. Бәлки кайтып төшәр... Тагын бер ел гына көтим инде», - ди. Ләкин, кызганычка каршы, Мифтах кайтмый. Һәм Миңнур Әсәдуллага кияүгә чыгарга ризалык бирә. Алар тату, матур гомер кичерәләр, балалар үстерәләр.
Менә шундый язмыш булган Палта Миңнурының. Һәм Миңнурның язмышын бик күп кызларга кабатларга туры килгән ул елларда...
Сугыштан соң тол хатыннар күзеннән тамган яшь - иң ачы яшьтер ул. Ниләр генә уйламаганнар, ниләр генә кичермәгәннәр бу хатын-кызлар! Авыр булса да, үлгән артыннан үлеп булмый бит инде. Ничек булса да яшәргә тырышканнар, балаларны аякка бастырырга кирәк диеп эшләгәннәр, яшәгәннәр.
Тол хатын утын яисә пе-чән кайтарырга кирәк булса да, ир-атка ялына. Гаебе булмаса да, ул үзен гаепле саный, тартына. Бер сугыла, ике сугыла, ә өченчесендә ирле хатын капкасын бикләп үк куя һәм тол хатынны нинди генә авыр сүзләр әйтеп рәнҗетми. Йөрәгенә пычак кадалгандай, тол хатын өзелеп-өзелеп елый, күз яшьләрен балаларына күрсәтмәскә тырышып, Аллаһка ялвара, әрнүләрен эченә йотып, туасы таңын тагын өмет белән каршы ала.
Менә шундый саф күңелле, батыр, язмыш сынауларына, авырлыкларына бирешмәгән хатын-кызлар Әсгать абыйның геройлары.
Зәринә Дәрҗеманова, Елховой урта мәктәбе укучысы
«Әлмәт таңнары»ның беренче баш мөхәррире, язучы Әсгать Салахов үзе дә әнә шул буын вәкиле. Аның әсәрләрендә әле дә сугыш кайтавазы яңгырамый калмый. Һәм бу кайтаваз башкаларга да тәэсир итә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа