Әлмәттә 1111 нче сабый тууы теркәлде
Сабый - гаиләдә икенче бала.
30 июнь көнне Бережных Данил Эдуардович һәм Наталья Александровна гаиләсендә кыз туа, алар аңа Дана исеме кушалар. Бу - аларның гаиләсендә икенче бала. Хатын-кыз исеме Дана "иртәнге йолдыз" дигәнне аңлата.
ЗАГС белгечләре бәхетле ата-анага сабыйның беренче дәүләт документын - туу турында таныклыкны һәм ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа