Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт ЗАГСында алтын туй узды

Биш дистә ел бергә яшәү - ул язмыш бүләге.

 Тормышта мондый бүләккә бары тик бер-берсен кайгыртып, шатлыкта да, кайгыда да бергә булганнар гына лаек. Тормышта бер-берсен чын-чынлап яраткан кешеләр җиңә алмаган каршылыклар юк. Шуңа күрә алтын туйларны нык мәхәббәт белән бәйләнгән парлар билгеләп үтә.                                                           

10 июльдә Татарстан республикасы Әлмәт шәһәре ЗАГСында Кочергиннар Владимир Павлович һәм Зоя Вениамин кызы гаиләсе 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Әлмәт хатын-кызлар берлеге рәисе Әфләтүнова Роза Егоровна һәм ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Рәис кызы Әмирова  алтын туен бәйрәм итүче парны  аларның тормышларындагы искиткеч вакыйга белән котладылар һәм аларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаиләләрендә иминлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса