«Инде ике тапкыр ясин чыктым, кызым...» Мәрткә китүче әлмәтле турында
Аның тормыйча берничә көн йоклавы турында ишеткәнем булса да, үзен күргәнем юк иде. Елмаеп, элеккеге танышын күргән кебек каршы алды мине Наҗия апа.
Наҗия Нурлыгаян кызы Миңнегалимова 1946 елда Мәмәт авылында туган. Шушы авыл егете Расим белән бер ул үстергәннәр. Ачык йөзле, сүзгә оста, тормышка ике куллап ябышкан, Ходайның биргәненә канәгать булып яши.
- Наҗия апа, Сезнең хакта «аю» дип тә, «умарта» дип тә әйтәләр дип ишеткән бар иде. Болай йоклау - мәрткә китү кайчан башланды?
- Миңа 4 яшьләр тирәсендә шулай чирләп алганмын. «Ике тәүлек йокладың», дип сөйли иде инәй. Безнең инәйнең әнисе - әби ягыннан бу чир булган. Әби Каратай кызы, аның апасы Хәерниса апа Бигәштә яшәгән, аның шулай йоклый торган чире булган. 1983 елның 9 ноябрендә миңа инсульт булды. Мин аңымны югалтып 3 сәгать өйдә ятканмын. Суынып бетә торган булганмын инде. 3 сәгатьтән соң аңыма килгәнмен. Өйдә 5 көн ятканнан соң, мине тикшерелергә больницага җибәрделәр. Иртәнге маршрут автобусы белән киттем дә, больница капкасын керүгә аңымны югалтып егылганмын. Күзне ачканда палатада идем. Тикшерделәр, өйрәнделәр мине. Алты ай больничныйда булдым. Шуннан башланды инде.
- Сез йокларга яткан җирегездән тормый йоклый идегезме, әллә йөргән җирдән егыла идегезме?
- Хәлсезләнә башласам, караватка килеп ятам. Әйтерсең лә мине караватка дулкын белән тирбәтеп төшерәләр. Килеп ятуга йокыга да китәм. Минем колакка бер тавыш та керми, ишетмим дә, сизмим дә, берни белмим, тоймыйм. Ул вакытта салкынны да, җылыны да белмим. Өстә бармы, юкмы - аны да белмисең. Ничек ауган, шул килеш бернинди хәрәкәтсез ятасың диләр иде. Ә йомышны йомышларга кирәктә сикереп торам икән дә, күзләр йомык килеш мине алып барып киләләр, аннан тагын урынга ятуга йоклыйм. Мин боларны үзем белмим, миңа сөйлиләр генә аннан соң.
- Уянганнан соң үзегезне ничек хис итә идегез?
- Баш авырта, бик нык эчәсе килә, укшыта. Ашый-сы килми. Авырганда гел «Ашыгыч ярдәм» алып китә иде. Бер атна бозлы су эчтем берсендә, сусауга түзеп булмый иде. Шулай бервакыт палатада урын булмагач мине коридорга салганнар. Тәннәрем суынып беткән, ап-ак. Бер хәрәкәтсез өч тәүлек йоклаганмын инде. Уянгач, мине «теге дөнья»дан кайткан дип карыйлар иде. Бер бабай: «Мин инде сиңа ике тапкыр ясин чыктым, кызым. Бүгеннән калмассың дигән идем», - диде.
- Йоклаганда кан басымы, тән температурасы ничек була?
- Температура да, кан басымы да төшә. Аннан уянгач эшләрне эшли идем инде. Тик күңел үсми. Йоклар вакыт җитә башласа хәл бетә, аяк атлап йөрүләр үзгәрә. Минем шундый икәнне белмичә, Наҗия апа аек түгел диючеләр дә булды.
- Иң күп йоклаганыгыз ничә сәгать?
- Өч тәүлеккә якын. Өйдә бер тәүлек йоклаганмын. Уянмагач, больницага алып киткәннәр. Мәрхүмә врач Люция апа: «Бу юлы алып кала алмабыз дигән идем», - диде. Мин төшенкелеккә бирешмәскә тырыштым. Әлбәттә, тормыш булгач төрле чак булды инде. Иң беренчесендә миңа бит әле 37 генә яшь иде.
- Йоклаганда төш күргәнегез булдымы?
- Ике тапкыр булды. Берсендә, шул өчәр тәүлек ят-канда мин белмәгән ике яшь егет без сине матур җиргә алып барабыз диделәр. Ул матур чәчәкле болынны беркайда да күргәнем юк. Болар мине бер кыя кебек җиргә алып килделәр. Икенче якка чәнти бармак калынлыгы баумы, нидер сузылган. Шуннан чыксаң, тагын да матуррак җиргә алып барабыз диләр. Мин чыкмадым. Икенчесендә ап-актан киенгән бер бабай зур күмәч бирде. Кызым, синең әле ризыгың бу гына түгел, бик күп, диде.
Иң беренче чирләр алдыннан күргәндә бер кап-кара сакаллы, кара атка шайтан арбасы җиккән бабай чакырды. Без, савымчылар, эштә икәнбез, кул изәп чакыра да, борып җибәрә бу боларны. Мине утыртып китте дә, пычрак вакыт икән, ниндидер бер караңгы авылда төшереп калдырды. Бер атна үтүгә мин больницага эләктем. Менә кайда калдырган икән бабай, мин әйтәм. Больница бит инде пычрак җир - чирлеләр оясы.
- Сезнең шулай мәрткә китүегездән көлеп, гаеп итеп әйтүче булдымы?
- Инвалид буларак группа алгач сүз итүчеләр булды. Бал-май биреп сатып алган диделәр.
- Мәрткә китү авырудан дип уйлыйсызмы, әллә әбиләрегездә булган шаукым микән?
- Барысы да бардыр. Мин 1982 елда ташу суына актым. Бөтерелә-бөтерелә агып барганнан соң, агач ботакларына, тал тамырларына эләгеп калып чыктым. Бәлки шуның да зәхмәте тигәндер.
Шушы чир белән 75 яшемә җитүгә мин ЦРБның неврология бүлегендә эшләгән бөтен табибларга, шәфкать туташларына гомер буена рәхмәтле. Аларның инде күбесе бүген юктыр. Тик ми-нем рәхмәтемне Аллаһы Тәгалә үз урынына җиткерер.
Берәү булса, мәрткә кит-кәннән соң шундый сәләтем, мондый мөмкинлегем ачылды дип тә әйтер иде. Тик Наҗия апа бу хакта әллә ни мактанмады. Үзендә ниндидер энергия барлыгын да тыйнак кына әйтеп куйды. Соңгы елларда андый хәлләр кабатланмый икән. «Тагын кабатлана калса да, Аллаһының бер сынавы итеп кабул итәм», - диде ул.
Рәфкать Шаһиев
Психолог фикере
КФУның психология һәм мәгариф институты доценты, психолог, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин:
- Мәрткә китүне кешеләр еш кына тиешле дәрәҗәдә аңлап бетерми. Мәрткә киткән кеше күзләрен ача алмый, көчле хроник арыганлык сизә, тирә-як белән бернинди дә элемтәсе булмый, бер әйбер дә ишетми. Әлеге халәт йокыга охшаган. Кеше кулын, аягын да селкетә алмый. Мәрткә киткән кеше ике, өч айлар, еллар буе бу халәттә булырга мөмкин. Кеше мәрткә китсә, аны ясалма туендырып, кирәкле витаминнарны эремә аша биреп баралар. Мәрткә киткән кеше төшләр дә күрә ала. Кемдер элекке тормышын, кемдер неврозларын искә төшерә. Барысы да кешенең баш миендә бара.
МӘРТКӘ КИТҮНЕҢ СӘБӘПЛӘРЕ
Көчле эмоциональ стресс.
Кеше психикасының кайбер үзенчәлекле яклары.
Баш, баш мие травмасы, юл һәлакәтләрендә алган яралар нәтиҗәсе.
Якын кешене югалтудан барлыкка килгән стресс.
МӘРТКӘ КИТҮНЕҢ ТӨРЛӘРЕ
Мәрткә китүнең ике төре бар: авыр һәм җиңел.
Мәрткә киткән вакытта кеше үз аңында кала. Ул аның янында барган вакыйгаларны исендә дә калдырырга мөмкин. Мәрткә китүне нарколепсия, энцефалиттан аера белергә кирәк. Мәрткә китүнең авыр очракларында кешенең тиресе агара һәм салкын була, күзләрнең утка реакциясе булмый, кешенең сулышы һәм йөрәк тибеше сизелми дә, артериаль кан басымы төшә. Берничә көн кеше ашый-эчә алмый. Тиз арада ябыга башлый.
Мәрткә китүнең җиңел очракларында кешенең сулышы барлыгын белеп була, күз кабаклары вакыт-вакыт селкенеп куя. Кеше азыкны йота ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа