Әлмәттә транспорт белән интеллектуаль идарә итүнең яңа системасы эшли башлаячак
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов журналистларның җәмәгать транспортындагы проблемалы ситуация турындагы сорауларына җавап бирде.
Ул якын арада һәм кыска вакыт эчендә, ә нәкъ менә агымдагы атна дәвамында һәм, бәлки, киләсе атнада СУ-2 - Түбән Мактама арасындагы юл эшләре төгәлләнәчәк, дип ышандырды.
Шулай ук Тимур Дмитриевич хәбәр иткәнчә, тиздән Әлмәттә транспорт белән интеллектуаль идарә итүнең яңа системасы гамәлгә кертеләчәк. Ул октябрьдә эшли башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа