Әлмәттә быел ундүртенче тапкыр игезәкләр туды
25 сентябрь көнне Әлмәт районының ЗАГС идарәсендә быел ундүртенче тапкыр игезәк балалар тууы теркәлгән.
21 сентябрь көнне Руслан һәм Алинә Әсфәндияровлар гаиләсендә ике сабый дөньяга аваз сала. Исемнәре – Айдан һәм Алан.
ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре бәхетле әти-әнигә тәбрикләү сүзләре җиткерде һәм сабыйларның беренче документларын тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа