Әлмәттә 900 нче пар өйләнеште
Көз-елның иң матур чорларының берсе. Борынгы традицияләр буенча сентябрь аенда туй яшьләргә бәхетле никах вәгъдә итә.
25 сентябрьдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС идарәсендә 900-нче пар үзенең гаиләсен теркәде. Алар-Магизянов Айнур Алмас улы һәм Әхмәтшина Эльвира Фәиз кызы.
ЗАГС белгечләре яшь парны чын күңелдән котладылар, яңа өйләнешүчеләргә мөнәсәбәтләрдә гармония, гаилә иминлеге теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа