Әлмәттә 1700 нче сабый тууы теркәлгән
12 октябрьдә Әлмәт шәһәре ЗАГС белгечләре тарафыннан 1700 бала туу теркәлде.
10 октябрьдә Китаевлар Алексей Николаевич һәм Мария Викторовна гаиләсендә кызлары туа. Бу аларның гаиләсендә беренче бала.
ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата-анага сабыйның беренче дәүләт документын - туу турында таныклыкны һәм ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа