Әлмәттә күп балалы гаиләне котладылар
Әлмәт муниципаль районында күп балалы гаиләләр саны елдан-ел арта бара.
Шуларның берсе-Котенко Вячеслав Владимирович һәм Светлана Валентиновна гаиләсе. 21 октябрьдә язмыш аларның гаиләсенә Юлия исемле бишенче кызны бүләк итә.
22 октябрьдә Әлмәт шәһәре ЗАГС белгечләре бәхетле әти-әнине сабыйлары туу белән котладылар һәм сабыйның беренче дәүләт документын - туу турында таныклыкны һәм ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа