Әлмәт нефть институты кампусында торак йортлар төзи башладылар
Кампусның торак комплексында барлыгы 5 квартал булачак-бу 1000гә якын фатир.
Фәнни-тикшеренү һәм уку үзәге территориясендә 1 нче торак квартал төзелеше башланды, хәзер субайлар сугу бара, яза "Нефть хәбәрләре".
Беренче кварталда 188 фатирга исәпләнгән 4 йорт төзеләчәк. Йортларның берсенең беренче катында балалар бакчасы урнашачак.
Кампусның торак комплексында барлыгы 5 квартал булачак-бу 1000гә якын фатир.
Беренче кварталдагы йортларга нефть институты укытучылары һәм ТатНИПИнефть хезмәткәрләре, "Татнефть" хезмәткәрләре күчәчәк .
20 гектар мәйданны били торган кампус территориясендә ике студентлар тулай торагы төзелгән, лаборатория-тикшеренү корпусы төзелеп килә, укыту-лаборатория һәм офис корпусы төзелә, шулай ук анда спорт корпусы һәм җир асты парковкасы төзелеше дә башланган.
Фото: "Нефтяные вести"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа