Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Башларында капюшон, кулларында телефон...

Юк, бу язма замана яшьләре турында түгел. Безнең кадерле олы буын апаларына багышлана.

Элек колакларына колакчыннар тыккан яшьләрне машина астына ук керәләр дип сүксәк, бүген башкалары борчый.

Әнә капюшон кигән, телефоннан сөйләшеп баручы апаң, машина туктаганын да көтмичә, юлын дәвам итә. Әйе, юл-транспорт һәлакәте була калса, ул гаепле булмый, ә «күзен тондырып чабучы» шоферны хөкем итәчәкләр.

Шәһәр уянган. Һәркем эшкә ашыга. Кала урамнары тулы транспорт. Алдын-артын карамыйча, машиналар белән шыгрым тулган Фәхретдин урамын кисеп йөгерүче апаны туктатып күпләрнең: «Апа җаным, әллә гомереңнең кадере беттеме?» - дип сорыйсы килгәндер. Ә бит җәяүлеләр кичүенә бары тик 20 метр. Әйе, апалар, әбиләр дә иртә таңнан ашыгалар. Алар да эшли: я онык янында утыра, я аны берәр түгәрәккә илтергә кирәк. Замана әбиләренең дә кулыннан телефон төшми. Һәм алар да, башларын игән килеш, үсмер кызлар кебек юлга күз дә салмый йөгерүләрен дәвам итәләр. Шундый очракларны санап китсәң, бармак җитмәс.

Балаларга юлны аркылы чыкканда игътибарлы бул дигәндә бәлки үзебезгә дә моны онытмаскадыр. Без һәр көнне, җәяүле буларакмы, транспорт белән идарә итәбезме, юл хәрәкәтендә катнашучыга әйләнәбез. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк, һәрберебезне дә өйдә якыннары көтә. Ничек кенә ашыксак та, куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмасак иде.

 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса