Мин дә саксофон тыңлап үсмәдем
Ижаудан кайтып килеш. Чаллыга җитәрәк шактый гына сузылган «бөке». Мин дә килеп кушылдым. Караңгыга калганчы кайтып җитсәң начар түгел дә, тик башка чарам юк.
Ватсапта килгән җырлы сәламнәр арасында берәр җанга ятышлы татар җыры булмасмы дип, телефонымда «казына» башладым. Вакытны уздырырга кирәк бит. Шунда берничә көн элек кенә телефонымны чистартып утырганым искә төште. Гөнаһ шомлыгы, дияр иде әби булса. Бер рәтле җыр калмаган. Азаплана торгач, су өстенә алтын-сары чаган яфраклары төшкән бер сурәт килеп чыкты. Бер дә булмаганда бу да ярар дип, сурәт уртасындагы өчпочмакка бастым. Телефоннан җаннарны айкап саксофон тавышы агыла башлады. Мин җай гына хәрәкәт итәм.
Иртән уянып китәсең... Тәрәзәдән төшкән кояш нур-лары буяулы идәндә буй-буй булып ялтырап яталар. Радиодан дикторның ягымлы тавышы ишетелә. Илдә баручы төзелешләр, фәлән районда көненә фәлән литр сөт савылган, теге совхозда фәлән тонна яшел азык әзерләгәннәр. Алдынгылар хөрмәтенә я Габдулла Рәхимкулов, я Вафирә Гыйззәтуллина, Флера Сөләйманова яисә Нәфисә Василова җырлый.
Затлы җырлар, мәгънәле сүзләр, зәвыклы җырчылар, җанга ятышлы көйләр. Болар бит миңа гына түгел, күпләргә җан рәхәте бирә. Бүген исә, «мондый җырны яраталар», «тегендине» яраталар дип, атасы-анасы булмаган җырлар тапшыралар. Имеш, алар хит-парадта иң күп тавыш җыйган. Я Ходай... Җырчылар үзләре акча түләп җырлый, үзләре тавыш бирә, үзләре җиңә. Мәсьәләнең чишелеше бик гади: кем күбрәк түли – шул җиңә. Шулай итеп, зәвыксыз җыр җырлаучылар зәвыксыз тыңлаучылар тәрбияли. Чөнки ниндине тәкъдим итәсең, шундыйны кабул итәләр. Безнең көне-төне эштән бу-шамаган әти-әни, махсус рәвештә, Рөстәм Яхин, Сара Садыйковаларның Гөлшат Зәйнашева, Мостафа Ногман сүзләренә язылган җырларын тыңлатканнардыр дисезме? Кабызып куйган һәм вәссәлам. Әйе, башкасы булмаган, дияр кемдер. Дөрес, башкасы юк иде, мәгънәсез, зәвык-сызы юк иде.
Тамчы тама-тама ташны тишкән кебек, бүген классикага әверелгән ул җырларны тыңлап үсү безнең буында азмы-күпме затлы зәвык тәрбияләгән. Үскәндә телевизордан гайре башка җирдә күрмәгән саксофонны да яратырлык дәрәҗәдә, хәтта. Ә бүген? Имеш, яшьләр бүген андыйны түгел, башканы телиләр. Урыс әйткәндәй, «Мало ли мин нәрсә телим?» Әгәр кечкенәдән чын сәнгатьне тыңлап үсә икән, алга таба ул үзе нәрсәнең начар, ә нәрсәнең яхшы икәнен белә.
Әйе, кемдер миңа каршы чыгып, «заманадан артта калгансың» дияргә дә мөмкин. Юк, мин заманча сәнгатькә, аның үсүенә каршы түгел. Тик һәр нәрсәдә дә зәвык, чама хисе, тәрбия һәм миллилек булырга тиеш. Аллага шөкер, мин бүгенге заманча зәвыклы җырны да, классиканы, романсны да, джазны да тыңлый алам. Һәм бик рәхәтләнеп. Ә бүгенге буын яшьләрендә зәвык ни дәрәҗәдә соң?
Хәтерләсәгез, татар җыр сәнгатендә халкыбызның яраткан җырчысы Зөһрә Сәхәбиева башкаруында Гомәр Бәширов сүзләренә Сара Садыйкова иҗат иткән «Җидегән чишмә» җыры бар. Әйе, җыр. Алайса бүген радиода сөйләүчеләр җыр димиләр, «композиция» диләр. Җыр дип атарлыгы булмагангадыр инде... Берара аны колоратур сопрано тавышлы Зилә Сөнгатуллина да җырлап азапланды. Аның башкаруында «Җидегән чишмә» җырын ишеткәч, минем 90 яшен тутырып килүче әби:
- Никләр генә җырны интектерә икән. Булмый бит инде. Җырлау өчен дә үзенең кешесе кирәк икән шул, - диде.
Шулайдыр, заманасына күрә җыры, җырына туры ки-лердәй җырлаучысыдыр. «Килешкән үлүчесе, килешкән күмүчесе», ди бит чичәнбикә Клара Булатова.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа