Авыллар төзеклеге халыктан тора
Үзара салым программасы тормышка ашырыла башлаган дәвердә районыбыз авылларының торышы да күзгә күренеп үзгәрде.
Ел саен авыл халкы бергәләп киләсе елда ни эшләнәчәген дә, күпме җыелачагын да үзе билгели, үзе үк акчасын җыя һәм дәүләт өстәгән саллы кертем бәрабәренә иң мөһим проблемаларын хәл итә.
Тарихи программа
Үзсалым XX гасырның 20 нче елларында аеруча зур үсеш ала. Тарих битләрендә бу хакта «халык «тормышның мөһим таләпләре нигезендә» үзсалымга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була» диелгән. Үзара салым турында карар шушы авыл Советына керүче бер яки берничә торак пункт гражданнарының гомуми җыелышында кабул ителгән. (Сүз уңаеннан, 1931-1933 елларга караган үзара салым түләве кәгазе Фатих Кәрими исемендәге мемориаль музейда саклана). Шунда ук акчаларны максатчан файдалану да билгеләнә. Ул - юллар төзү һәм ремонтлау, күперләр, кое яки җәмәгать мунчалары салу һәм төзекләндерү. Гражданнарның статусына карап, еллык взнос-ларның күләме генә төрлечә була. Хәер, 2013 елдан башлап, Татарстан үзсалым программасы буенча сынау проекты төбәкләре арасына кергәч тә, бездә дә физик мөмкинлекләре чикле яки олы кешеләрдән азрак, эшли торган гражданнардан күбрәк итеп җыйган авыллар да булды.
Миңлебай юллары яхшыра
Үзара салым акчасының торак пунктларның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелүе дә тарихи программа белән тәңгәл килә.
- Беренче елларны халык белән аңлату эшләре алып барырга туры килде килүен, шулай да ияләшеп киттек. Соңгы елларны без авыл юлларын төзекләндерергә карар кылдык һәм чиратлап максатыбызга ирешә барабыз, - ди Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов.
Миңлебайлыларның күп тапкырлар Әлмәт районы буенча иң төзек торак пункт исеме алуында да очраклылык юк - биредә тату һәм төгәл халык яши. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, үзара салым акчасын җыярга дип сөрән салуга ук өч көндә күпчелек халык аны тапшыра да. Нәтиҗәдә төзек юллы да, балалар мәйданчыклы да булып куя. Миңлебай авыл җирлегенә шулай ук Миңлебай станциясе дә карый. Биредә ике авылга 3 мең ярым кеше яши. Торак йортларның гомуми саны 600 дән арта.
1+4=5
Гражданнарның үзара салымы программасы, әйтеп узганымча, 2013 елдан бирле тормышка ашырыла, аның максаты - халыкның гражданлык активлыгын арттыру, торак пунктларда яшәүчеләрне урыннарда сыйфатны яхшыртуга җәлеп итү. Программаның эш схемасы гади - халыкның үз теләге белән биргән 1 сумына дәүләт 4 сум акча өсти. Шуның бәрабәренә һәр авыл җирлеге нинди проблемаларыннан котылырга ниятли - шуны эшли: юлларны һәм кү-перләрне ремонтлый, зиратларны төзекләндерә, контейнерлар кую өчен мәйданчыклар булдыра, балалар өчен уен зоналары ясый һ.б.
- Программага кушылмыйча калган ел булмады. Халык бик теләп кабул итте, рәхәтләнеп катнаша. Шуның бәрабәренә авылыбызда юллар төзекләндерелеп килә, күперләр ныгытылды, зират коймалары яңартылды, - ди Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сирень Миңнебаев.
Якташлар да ярдәм итә
Үзара салым программасы Елховойда да эшли. 7 ел дәверендә халыктан җыелган акчага биредә юлларны тәртипкә китерергә, урам утларын реконструкцияләргә мөмкин булган. Гомумән, биредә читтән ярдәм көтеп ятарга күнекмәгәннәр. Еш кына авыл халкы туган авылын төзекләндерү буенча эшне оештыручы һәм башлап җибәрүче дә булып тора. Мәсәлән, быел биредә табиблык амбулаториясенең түбәсен ремонтлаганнар, алга таба инде бинаны тышларга да планлаштыралар. Һәрвакыттагыча, авылдан чыккан кешеләр зур өлеш кертә.
- Исемлек буенча, ярдәм итәргә мөмкинлеге булган һәр авылдашыбызга мөрәҗәгать итеп торабыз. Беркемнең дә кире какканы юк, - ди авыл җирлеге башлыгы Алмаз Хәсәншин.
Кәске рекорд куйды
9 кече авылны бер-ләштерүче Иске Михайловка авыл җирлегендә дә үзара салым программасын киң кулланалар. Биредә Татарстан буенча рекорд та куелган - Кәске авылы кешеләре авыл юлларын карап тотуны максат итеп трактор алырга уйлый һәм 18 яше тулган һәр кешесеннән 22 шәр мең сум акча җыеп программага кушыла. Нәтиҗәдә 1 млн 750 мең сумлык «Беларус» маркалы трактор кайтып та җитте.
- Шәп программа. Сүз дә юк. Безнең җирлектә авыллар бәләкәй, араларындагы юлны чис-тартып тору күп көч сорый. Әлбәттә, нефтьче-ләребезгә мөрәҗәгать итәбез һәм алар безне кире какканы юк. Шулай да үз техникаң үз техникаң инде. Болгар авылында халык 1500 сум акча җыеп су коесы казытты. Бу биредә су белән тәэмин ителеш мәсьәләсен хәл итәргә булышачак. Якын арада коены эшләтеп тә җибәрербез дип уйлыйм, - ди Иске Михайловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Абдуллин.
Рәдифә Ногманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа