«Сөгъдә сукмагы» тылсым көченә ия
Кулланучылар җәмгыяте Яңа Кәшернең бер башында, ә Сөгъдә туып-үскән йорт авылның икенче башында диярлек урнашкан була. Өч чакрымга якын сузылган юл бер нәрсә, ә менә сукмак дигәнебез гел икенче...
Сукмак бит ул турыга гына булмый, бакча артларыннан, тыкрык-лардан, су буйларыннан уза. Унтугызынчы гасыр башында, хәер, уртасында һәм ахырында да, асфальт авыл урамнарында түгел, шәһәр урамнарында да юк бит әле.
Сөгъдә дигән яшь кыз эшкә - туган йортыннан алып сельпога кадәр үз сукмагын ясый. Ул сукмакны хәзер дә авылда «Сөгъдә сукмагы» дип йөриләр. Кем соң ул авыл урамында гына түгел, тарихта үз сукмагын, үз юлын булдырган кыз?
Тарихы уникенче, унөченче гасырларга барып тоташкан Яңа Кәшер авылында Мәхзүрә белән Солтанморат Солтановлар гаиләсендә 1926 елның 19 ноябрендә кыз бала дөньяга аваз сала. Матур кызга «бик бәхетле» дигән мәгънәгә ия булган Сөгъдә исеме кушалар.
1942 елның 20 февралендә җиденче сыйныфны тәмам-лаган Сөгъдәне Шәмсекамәр апасы, үзенә ярдәмче итеп, Кәшер сельпосына эшкә чакыра. Унбиш яшьлек кыз кулланучылар җәмгыятенә урнаша һәм җиң сызганып эшкә керешә. Солтанморат Солтанов сугышка киткәнче, Шәмсекамәр аның ярдәмчесе булып эшләгән була. Яшь кенә булуына карамастан, Сөгъдә эшкә тиз өйрәнә. Шәмсекамәр апасының ышанычын аклый, әтисенең йөзенә кызыллык китерми. Кыз сельпода лаеклы ялга киткәнче, 1982 елга кадәр, башта счетовод, тора-бара бухгалтер, баш бухгалтер булып эшли.
Кәшердә 1923 елның 20 июнендә Мәсрүрә белән Бәхтегани Мирвәлиевләр гаиләсендә Бәхтегәрәй дигән бер малай дөньяга килә. Бәхет өчен генә туган Сөгъдәнең дә, Бәхтегәрәйнең дә, башка бик күп яшьтәшләре кебек үк, яшьлекләре сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Язмыш сынауларын һәм тормыш авырлыкларын алар бөгелмичә, бирешмичә уза алалар.
1942 елда Бәхтегәрәй дә сугышка чыгып китә. 1942-1943 елларда Сталинград өчен барган сугышларда катнаша. Каты бәрелешләрнең берсендә яралана. Яраларын төзәтү өчен аны туган ягына кайтарып җибәрәләр. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул 1 нче дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.
Сугыш тәмамлана. 1945 елда Солтанморат ага, бераздан Бәхтегәрәй Мирвәлиев тә авылга кайтып төшәләр. Бәхтегәрәй туган авылы колхозында эшли башлый.
1947 елда Бәхтегәрәйнең әтисе Бәхтегани ага вафат була. Әтисен соңгы юлга озату мәшәкатьләре белән йөргән егет сельпога акча ваклатырга килә. Ул сугышка киткәндә үсмер кыз гына булып калган Сөгъдәнең матур булып җитешкәнлеген күреп аңа үлеп гашыйк була. Эш сәгате бетеп, кыз кайтырга чыкканда, аны каршы алырга килеп тә җитә. Бәхтегәрәй эшне озакка сузмый, күрше Габдрахман аганы күндереп, Солтанморатларга яучы итеп җибәрә. Әмма Солтанморат аганың алай тиз генә кызын биреп җибәрәсе килми, яучыны кире бора. Егет тә тиз генә бирешә торганнардан булмый шул. Икенче тапкырга яучы итеп Бәхтегәрәй үзенең апасын җибәрә. Апа кеше бөтен осталыгын җиксә дә, аның да эше барып чыкмый. Бу юлы да яучының юлы уңмый, ул буш кайта. Бәхетне өч тапкыр сынап карарга кирәк, дип карар кыла егет. Өченче тапкыр кыз соратып яучы җибәрә. Өченче яучы килеп, егетнең нияте изге һәм карары ныклы икәненә ышангач кына, әти кеше кызын бирергә риза була. 1947 елның ноябрендә Сөгъдә белән Бәхтегәрәй туй ясыйлар һәм илле елдан артык яшиләр.
Яшь гаилә бәләкәй генә бер өйдә тора башлый. Ул кечкенә генә йортка каенанасы Мәсрүрә дә, бер-бер артлы туган балалар да, килгән туган-тумача да сыя. 1949 елны Сөгъдә беренче кызы Альбинаны дөньяга китерә. Сугыш ветераны, сугышка кадәр бригадирлык эшен бик яхшы алып барган тырыш егет Бәхтегәрәйне күреп алалар һәм «Большевик» колхозына рәис итеп билгелиләр.
Моның өчен мәктәптә генә алган белемнең җитмәвен егет белә. 1954 елда, икенче кызлары Венера туган гына була, Бәхтегәрәй Казанга колхоз рәисләре әзерли торган курсларга укырга китә. Укуын тәмамлап кайткач, 1956 елның 1 ноябреннән алып 1959 елның 10 июненә кадәр «Большевик» колхозы рәисе булып эшли. 1957 елда Мирвәлиевләр гаиләсендә өченче кыз туа. Аңа Ландыш дигән исем бирәләр.
Колхозлар берләшкәч, Бәхтегәрәй «Татарстан» күмәк хуҗалыгына баш агроном булып урнаша. Соңрак аны авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар.
Инде әйтеп узганымча, авылда кулланучылар җәмгыяте Кәшернең бер башында, Сөгъдә Солтанованың торган йорты авылның икенче башында урнашкан була. Матур уйлар уйлап, җырлар җырлап, иртән эшкә барганда һәм кич белән эштән кайтканда ул араны кыз үз сукмагыннан уза. Унбиш яшеннән алып лаеклы ялга, ягъни пенсиягә чыкканчы, Сөгъдә көн саен шулай йөри.
Җәяү йөрүнең тылсым көче бардыр - ул бүген дә кызлар кебек. Төз, җыйнак гәүдәле. Хәтере дә яхшы. Үткәннәрне дә белә, бүгенге яңалыклар, ил-көн тормышы белән дә кызыксынып тора. Кызларын, оныкларын сөенеп каршы ала, бәхет, имин юл теләп озатып кала.
Үзебезнең шәһәр һәм район газетасы «Әлмәт таңнары»н, «Татарстан яшьләре»н һәм «Шәһри Чаллы» газеталарын алдыра. Газета килгән көнне һәрберсен башыннан ахырына кадәр укып чыга. Журналистларның исем-фамилияләрен яхшы белә, аеруча яратканнарының язмаларын көтеп ала. Газетаны укып чыгып кына калмый, уйлана, борчыла, яхшы хәбәрләргә куана. Ошаган саннарын төреп, кыстырып куя, кызлары кайткач, күршеләр кергәч: «Менә фәлән гәҗиттә шулай-шулай язылган, укы әле», - дип бирә. Сөгъдә апа өстә санап киткән газеталарның иң өлкән, иң тугры укучысыдыр, мөгаен.
Сөгъдә Мирвәлиева үзе Кәшердә, олы кызы Альбина белән бергә яши. Уртанчы кызы Венера һәм төпчек кызы Ландыш, оныклар әниләрен, әбиләрен куандырып, гел кайтып йөриләр.
Сөгъдә апаның исеме җисеменә туры килеп тора. Ул бик бәхетле, матур тормыш кичергән. Менә дигән өч кыз үстергән, биш оныгы, 14 оныкчыгы булган Сөгъдә апага 19 ноябрь көнне 95 яшь тула.
Кояш бит син, әни, безнең өчен,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, тормыш ямен татып,
Иң кадерле, якын кешебез,- диләр аңа кызлары.
Без дә бу матур теләкләргә кушылабыз. Сөгъдә апага хәерле гомер, сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп яшә-вен телибез.
Илүсә Нәбиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа