Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Җәннәт Минафаның аяк астында

Бер бала югалгач, син кем кызы, әниең кем, ниндирәк, дип сораганнар. Белмисезмени, иң матуры, иң яхшысы минем Әнием бит, дигән бала. Шулай… бигрәк тә син югалудан куркып, җитәкләп йөрткәндә.

Әйе, ә менә синең турыда балаң гына түгел, ә авыл халкы «Әнә, ул иң яхшы әни», «Ул иң сабыр әни!», «Ул биш кыз үстергән иманлы, биш баласы да намазга баскан иң изге әни» дип әйтәләр икән, моннан да югары бәя булуы мөмкинме?! Менә инде ярты гасырдан артык Мәмәт авылында гомер итүче Минафа апа Сафинаны авылдашлары шулай бәяли.

Биш кыз бала табып, тәрбия-ләп үстерү... Әйтергә генә җиңел. Никадәрле төннәрне йокысыз үткәргәнне санаган кеше бармы икән? Юктыр. Җыйган, юган, пешергән куллар, алны-ялны белми йөгергән аяклар. Арыган, әмма яшәүдән туймаган күңел, дөнья рәхәтенә сатылмаган иман һәм тау кадәрле сабырлык.

Минафа Низаметдин кызы 1948 елда Лениногорск районы Ормышлы авылында өченче бала булып дөньяга килә. 1968 елда Илгизәр Сафин белән гаилә коралар. Каенана, ир, балалар, эш. Бар да гадәти, бар да башкаларныкы кебек. Башта бер-бер артлы ике кыз, аннан өченчесе, малай булмасмы дип дүртенче кыз. Булгач-булгач булсын инде дип, бишенчегә дә Аллаһ кыз бирә: Миләүшә, Гөлгенә, Ландыш, Наилә, Илгизә.

Гомер буе сыер сауган ананың яшәү рәвеше миңа бик тә таныш. Син кара таңнан эшкә киткәндә әле балалар тормаган, ә көндез кызлар мәктәптә. Кич белән син арып-талып фермадан кайтып кергәндә кемдер дәрес әзерли, кайсысыдыр инде йоклый. Балалар әби тәрбиясендә һәм эштә. Хәзер тәрбия дип бик күп сөйлибез. Психолог та киңәш бирә, үзе бала табып карамаганы да өйрәтә. Ә аның матур сүзләр сөйләп «тәрбияләп» торырга вакыты да булмый. Төп тәрбия - олыларга хөрмәт, сабырлык, хезмәт, иман нык-лыгы. Сабырлыкны аңа Ходай тузмаслык та, бетмәслек тә итеп биргән, күрәсең. Зарланмый, сукранмый, булганына шөкер итеп яши белә Минафа апа. Йөзендә тыйнак кына елмаю булыр.

- Кызларым өчен бервакытта да борчылмадым. Аларга ышандым. Йөзебезгә кызыллык китермәячәкләренә иманым нык иде. Кечкенәдән эшләп үстеләр. Әбиләре эшләтте, тәрбияләде. Без әтиләре белән иртән эшкә китәбез. Көтүне дә кызлар куа. Элек бит сыер савучыны ял иттерергә дә кеше юк иде. Бераз үсә төшкәч, ике олы кызым ял иттерәләр иде. Хәзер дөньялар үзгәрде, кечкенә оныклар өчен куркыта, - ди ул.

Бернинди төчеләнү, артык купшы сүзләр дә юк. Минафа апа сабыр гына йомгак чорнаган кебек, тормыш юлын сүтә:

- Тормыш булгач, төрле чак булгандыр. Ләкин без яшәргә кирәк, тормышка чыккансың икән, торырга тиеш дип яшәдек. Шулай өйрәттеләр. Сабыр итәргә кирәк. Бөтенесе дә җиңел генә булмый ул. Эшләгәндә бик дус, рәхәт эшләдек. Ул вакытта кеше башка иде. Мин кеше белән талаша белмәдем. Килендәшем Хәдичә апай белән дә яхшы булдык. Әнвәр абый да бик әйбәт булды. Ни-чә еллар килендәшләр булып, беркайчан телгә килмәдек. Инде моннан соң да Аллаһ үзе сакласын. «Сез ничек бер дә талашмыйсыз?» дип әйтүчеләр дә була иде.

Минафа апа булганына шөкер итеп, кечкенә генә изгелекне дә зур итеп кабул итә белә. Туган авылыннан килен булып килгән кызларны да ул үз туганыдай якын күрә. Ул тормышта шулкадәр тыныч, тыйнак. Аллаһы Тәгалә аңа ике тапкыр олы Хаҗга, ике тапкыр кече Хаҗга бару мөмкинлеге биргән. Минафа апаның хаҗга баруын күпләр хәтта белми дә калалар. Әлеге изге гамәлне кылырга аңа кызлары, кияүләре булыша.

- Аллаһка мең шөкер, биш кызым да намазда, - ди Минафа апа тыйнак кына. Йөзендә елмаю, тынычлык. Әйтерсең лә, ул шулай булырга тиеш, әйтерсең, бөтен кешенең дә балалары намазда. Сүзендә дә, йөзендә дә бернинди мактану юк. - Кияүләрем дә әкренләп намазга басалар. Олы оныкларым да намазда, Аллаһ шушы бәхетемне күпсенмәсен. Беренче тапкыр хаҗга барырга кызым Гөлгенә гаиләсе тәкъдим итте. Машина алырга җыйган акчаларын миңа биреп, хаҗга җибәрделәр. Берсен дә мәҗбүриләмәдем. Һәркайсы вакыты җитеп бер-берләреннән күреп, Аллаһның барлыгын, берлеген танып дин юлына килде. Бүгенге көндә һәркайсы үз

гаиләсе белән тормыш итә. Кызларыма да, кияүләремә, кода-кодагыйларыма да рәх-мәт кенә. Кызларымның өчесе Әлмәттә, берсе Урсалыда, иң олысы Миләүшәм үзебезнең авылда - Мәмәттә яши. Ул инде бер көн дә калмыйча килеп, хәлебезне белә.

Минафа апа уңайсызла-нып, читенсенеп кенә сөйли. Тормышының таянычы, тоткасы булган Илгизәр абый эчке бер горурлык белән әле хатынына, әле үзе өчен кыз да, малай да булган олы кызы Миләүшәгә карый.

Ә әнинең күзләре... Анда бөтен галәм сыйган. Яшь чагында әйтелми калган наз-лы сүзләр, бирәсе җылылар... Авыр эштән тупасланган куллар һаман да йомшаклыгын, җылысын җуймаган. Тау кадәрле сабырлык сыйган олы җаны нур сирпеп күзләрендә балкый.

Җәннәт шушындый ана-ларның аяк астында булмыйча, кайда булсын?! Балаларыңның хөрмәтен күреп, пар канатларыңны каермый, озын гомер насыйп итсен сиңа, Минафа апа!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса