Өйрәнгәнем үзем өчен, эшләгәнем кем өчен?
Күптән түгел генә бер танышымны очраттым. Бездә бит инде хәзер сүзнең бисмилласы «Кайда эшлисең?», «Күпме түлиләр?» Сүземнең башы алай ук башланмаса да, сөйләшә торгач барыбер шуңа барып җиттек.
«Мин хәзер үземә эшлим. Моңа кадәр юләр булганмын, байларны баетып ятканмын. Менә әле акча күрә башладык, - диде ул.
- Ә син?»
Миңа кыен булып китте. «Минме? Бер рәхмәт мең бәладән коткара диләр бит. Мин шулар рәтендә», - дидем мин, сүзне шаяруга борып, һәм саубуллашып китеп бардым.
Тукта, ник соң үзе өчен эшләүчеләр генә иркен тормыш белән яши? Әйе, алар тырыша, көне-төне эштә. «Без бит йокламыйбыз», - диләр. Берәү дә бәхәсләшми. Элек-электән үк «Аягың тыпылдамаса, авызың шыпылдамый» дигәннәр. Сүз дә юк, үзе өчен эшләүчеләргә җиңел димим. Бүгенге бюрократия заманында бер кәгазь артыннан йөреп кенә дә ярты башың агара, нервларың туза. Тегенең өчен салым, моның өчен штраф түлә. Штраф белән салым җыючы нинди генә оешма юк. Чөнки шул исәпкә генә яшәүчеләр күбәеп китте. Берәү инструкциясен борын төбеңдә селкеп тәрәзәңдә рәшәткә булмаганга штраф салса, икенчесе, аның артыннан ук килеп, рәшәткә куйганга штраф сала. Шундый илдә яшибез бит. Бигрәк тә авыл җирендә үз эшен ачучыларга авыр. Банкротлыкка чыгучылар да бар. Бүгенге чикләүләр дә үзләре өчен эшләүчеләр файдасына түгел. Тик шулай да... үзе өчен эшләүчеләрнең авыл җирлегенә кайтасы килеп тормый. Анда бит, үзең өчен эшләсәң дә, эше дә башка, кешесе дә, табышы да аз.
Ә шәһәр җирендә үзе-ңә эшләү авылга караганда күпкә отышлы. Ишегалларына асфальт түшисеңме, реклама бе-лән шөгыльләнәсеңме... Кызымның медакадемиягә укырга керүен белгәч, «Ветеринариягә керсә әйбәтрәк булыр иде. Хәзер бит бөтенесе эт-мәче асрый. Шәхси зооклиникаларда яхшы акча эшлиләр», диделәр. Ягъни, кеше дәвалаганга караганда, чын татарча әйтсәк, эт белән песи печсәң, баю мөмкинлеге күпкә югары.
Димәк, берәүләр үзе өчен эшләүчеләр булгач, икенчеләр кем өчен эшләүчеләр була инде? Башкалар өченме? Хөкүмәткәме? Мин утыз ел укытам. Иманым камил, шул еллар эчендә укыткан бер генә укучым да йөземә бәреп, күземә карап «Сез начар укыттыгыз» дип әйтмәс. Авыл мәктәбендә эшләп, фән кандидаты булу өчен диссертация язып якладым, гыйльми эшләр язып доцент дәрәҗәсе алдым. Минем укытучыларым да начар булмадылар. Гомер буе аягыннан резин итек төшмәгән, тез тиңентен саз ерып, иртәнге 3 тә торып сыер саварга йөргән телсез Миңкамал ялкау булганмы? Кышкы суыкларда салкын будкаларда ышыкланып, чаңгы белән ничәмә-ничә скважинаны караган операторлар ялкау идеме? Карлы яңгыр астында басуда чөгендер кисеп, кул белән машиналарга төяп озаткан авыл хатыннары аягүрә йоклап йөрделәрме? Без, алар кем кесәсенә эшләдек тә, хәзер кем өчен эшлибез? Әле санап китсәң, бик күп кем өчен эшләгәнен белмәүчеләр. Авыл фельдшерлары эшләмәгәнме? Алар гомер буе авылның «главврачлары» булдылар.
Без үскәндә «Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен» диләр иде. Инде минем өч дистә елдан артык хезмәт стажым. Вакыт-вакыт «Мин әле һаман өйрәнәмме икәнни? Һаман үзем өчен эшләмим» дип тә уйлап куям. Заман үзгәргәч бәлки инде мәкаль-әйтемнәрнең дә башка төрлеләре бардыр.
Юк, мин «үзем өчен эшлим» дигән шәхси эшмә-кәрләрне һич гаепләмим. Хезмәтләренең кирәк булуын да аңлыйм, бигрәк тә авыл җирлекләрендә. Бәйрәмнәр үткәргәндә алар бу чараларның матди ягын да кайгырталар. Хәтта халык аны шулай тиеш кебек кабул итә. Ә бит шәһәр җирлекләрендә кайбер шактый гына зур оешмалар да шәхси эшкуарлар кулында. Эшкуар дим, чөнки татар әдәби телендә яңгырашы белән шуңа охшаш «җилкуар» дигән сүз бар. Андый эшкуарлар ярдәм итә микән? Итәләрдер инде… Мин генә белмимдер. Алар да бит үзләре өчен эшли торган кешеләр.
Миңа бер генә нәрсә аңлашылып җитми, «үзебез өчен эшлибез» дигән категориягә кермәүчеләр кем өчен эшлибез булып чыга соң? Әйтегез әле, җәмәгать, бәлки сез беләсездер?
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа