Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә балалар поликлиникасы янында автомобильләрнең көндезге тукталышы янә рөхсәт ителде

Әлмәт районы башлыгы ЮХИДИ бүлегенең игътибарын халыкның күп санлы мөрәҗәгатьләренә юнәлтте.

Әлмәттә Тельман урамында автомобильләр куюны тыючы билгеләр куелганнан соң, социаль челтәрләрдә әлмәтлеләрнең мөрәҗәгатьләре барлыкка килә башлады. Әлмәтлеләр район башлыгына аның инстаграмдагы аккаунтында да ризасызлык белдерделәр. Урамда балалар поликлиникасы урнашкан, анда ата-аналар балалар белән еш кына машиналарда киләләр.

Тимур Нагуманов инстаграмдагы чираттагы туры эфир вакытында әлеге мәсьәләне ЮХИДИ бүлеге белән бергә хәд итәчәген әйтте. Проблеманың хәл ителүе билгеле булды. Тельман урамында көндезге вакытта тукталырга мөмкин булачак, ә төнлә парковка тыелачак.


Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте автомобильләрне төнлә Тельман урамында кую тыела, дип аныклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса